Июнь һәм июль айларында Биектау районында «Авыл көне» һәм «Мөселман сабан туе» узачак.
«Авыл көне» түбәндәге авылларда оештырыла:
17 июньдә - Дөбьяз авыл җирлегендә (11.00 сәгатьтә Дөбьяз авылында башлана);
24 июньдә – Кече Сулабаш авыл җирлегендә;
1 июльдә – Мүлмә авыл җирлегендә (башлана 15.00 сәгатьтә);
17 июньдә - Ташлы-Кәвәл авыл җирлегендә (башлана 13:00 сәгатьтә);
17 июньдә – Чыпчык авыл җирлегендә (башлана 16.00 сәгатьтә);
1 июльдә Бөреле бистәсендә «Мөселман сабан туе» оештырыла (башлана 10.00 сәгатьтә).
Районның мәдәният хезмәткәрләре һәр бәйрәмне күңелле, мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырырга ниятли. Бәйрәм чараларына татар эстрадасы артистлары да чакырыла.
Нет комментариев