Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Белгород балалары

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов Белгород өлкәсеннән «Молодежный» лагерена ял итәргә килгән балалар белән очрашты.

Искәртеп үтәбез, бүгенге көндә лагерьда 300дән артык бала ял итә. Район башлыгы балаларның яшәү шартлары, туклану, уку һәм ял итү режимы белән танышты.
Балаларга ял итү һәм уку өчен барлык мөмкинлекләр дә  тудырылган. Уку әсбаплары, канцелярия товарлары белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә куелган.

Киләчәктә балалар өчен Биектау районының һәм республиканың истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырылачак. Равил Хисаметдинов туганнарыннан,  өйләреннән еракта булган балалар туган җирләрен юксынмасын өчен аларның ялын булдыра алган кадәр кызыклы, файдалы, мавыктыргыч итәргә кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев