Бәйрәм концерты
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Бәйрәм концерты

29 августта «Казан арты» паркында Татарстан Республикасы көненә һәм Биектау районының 90 еллык юбилеена багышланган зур концерт – тамаша булачак.

Концертта Jumping Fitness Open Air төркеме, «ABIEM Project» триосы,  Рэпер Нурминский (Альберт Шәрәфетдинов),  «DEMO» һәм «Hi-Fi» төркемнәре чыгыш ясаячак.  Бәйрәмдә балалар һәм олылар өчен күңел ачу мәйданчыклары эшли, фудкорт оештырыла. Чараны оештыручылар район халкын һәм кунакларны бәйрәм мәйданына чакырып кала. Керү бушлай.

 


Нет комментариев