ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Балачак төсмерләре” яңа талантлар ачарга ярдәм итә
Биектау районында 2007 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә торган “Балачак төсмерләре” Халыкара фестиваль-конкурсы уздырылды. Мәдәният йортына төрле шәһәрләр һәм республикалардан килгән иҗади коллективлар һәм солистлар җыелды.
-
Аграрийларга азыкны күбрәк әзерләргә кирәк булачак
Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән Биектау районы хуҗалыкларында булып китте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән берлектә алар “Битаман”, “Әсән”, “Красная заря”, “Серп и молот”, “Татарстан”, “Бөреле” хуҗалыкларына бардылар. Авыл хуҗалыгы техникасының башкарыласы эшләргә әзерлеген бәяләделәр, чөнки агымдагы елның узган елгы корылыкка бәйле рәвештә азыкны күбрәк әзерләргә кирәк булуы белән катлаулануы ихтимал.
-
Коркачыкта республиканың иң яхшы яшь футболчылары үсә
Коркачык станциясенең «КСК» футбол командасы быел гына да республика күләмендә ике җиңү яулады. Апрель аенда 2011 елгы яшүсмерләр арасында уздырылган Республика Кубогы ярышларында «КСК» футболчылары иң көчле команда буларак билгеләнде. Ә аңа кадәр Казан шәһәре беренчелегенә барган мини-футбол буенча чемпионатта җиңү яулаган иде. Коркачык футболчылары үзләренең җиңүләре белән «Рубин» футбол клубы Академиясе тренерларының да игътибарын җәлеп итте.
-
Дөбьяздагы сәнгать мәктәбе танымаслык булып үзгәрде
Капиталь ремонттан соң Дөбьязда Сәнгать мәктәбе ачылды. Әлеге бәйрәм чарасында Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов һәм ТРның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
-
Балалар биредә талантларын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алалар
Биектау авылындагы сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара уздырыласы урын очраклы рәвештә генә сайланмаган. Биредәге уку йортын тәмамлаучылар рәсем сәнгатенең танылган осталарының хезмәтләренә тиңләшерлек картиналар иҗат итәләр.
-
Биектау районында РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко булды
Биектау районына Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко килде. Ул Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән бергә Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан яңа поликлиника бинасын карады.
-
Мондый балалар бәйрәм итәргә бик тә лаек
Казан арты паркында балалар өчен Халыкара балалар көненә багышланган күңел ачу чарасы – балалар сабан туе узды. Быелгы бәйрәм моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә файдалы, кызыклы үтте. Анда районның барлык мәктәпләреннән укучылар җыелган иде. Шунда ук узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, уку алдынгыларына тантаналы шартларда Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Җәй бәйрәм белән башланып китте
Биектау районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә Балаларны халыкара яклау көненә багышланган күңел ачу чаралары узды.
-
Илсөя Бәдретдинова матур булу өчен нәрсә эшли?
«Ир-ат кешегә рәхәт инде… Сакалын кыра, чәчен кисә дә матур да була. Хатын-кызга… Әйдәгез саныйбыз, кызлар. Шаккатсыннар тегеләр.
-
Сәнгать мәктәбе музыкантлары, биючеләре, сәләтле укучылары белән көчле
Үзәк мәдәният йортында С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбенең 54 нче отчет концерты булды. Иң яхшы коллективлар, вокал осталары һәм солистлар үзләренең күңелләренә хуш килгән әсәрләрен башкардылар. Мәдәният йортының алгы залында Сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге әсәрләреннән күргәзмә оештырылган иде.
-
Яхшы ниятләреңне гамәлгә ашырырга дәүләт ярдәм итә
Биектаулыларның үз эшләрен ачып җибәрү өчен 150 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Моның өчен шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген яки үзмәшгульлекне гамәлгә ашырырга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм социаль контракт төзергә генә кирәк һәм берничә атнадан ул акчалар сезнең кулда булачак. Мәкаләбез геройлары шул мөмкинлектән файдаланырга булганнар. Берсе үз эшен ачу өчен техника, җиһазлар алган, икенчесе бозаулар сатып алган һәм шәхси хуҗалыгын киңәйткән.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Мөлеков безнең аралардан китте
2022 елның 30 нчы маенда 97 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Мөлековның йөрәге тибүдән туктады.
-
Төзелеш бара, димәк, тормыш ямьләнә
Быел мәгариф учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасы кысаларында Усад авылы балалар бакчасында да ремонт эшләре башкарылачак. Моннан 20 ел элек сафка баскан бакчада ремонт-төзекләндерү эшләре беренче тапкыр башкарыла. 2022 елда Биектау районында мондый объектлар бихисап булачак.
-
Бакчачының – уңышы, ә авылның проблемасы “уңа”
Усад авыл җирлегенә караган Чубарово авылы халкы бакчачылардан зарлана.
-
Чик сакчылары бүген дә сафта!
28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. 1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында декрет кабул итә.