Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар биредә талантларын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алалар

Биектау авылындагы сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара уздырыласы урын очраклы рәвештә генә сайланмаган. Биредәге уку йортын тәмамлаучылар рәсем сәнгатенең танылган осталарының хезмәтләренә тиңләшерлек картиналар иҗат итәләр.

Салих Сәйдәшев исемендәге Сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасының иң яхшы рәссамнары җыелды. Биектау районында республиканың рәссамнар Союзы күргәзмәсен уздыру фикере агымдагы елның йомгаклау аттестациясеннән соң барлыкка килә. Авыл мәктәбе укучылары сынлы сәнгатьнең танылган осталары хезмәтләренә тиңләшерлек картиналар иҗат итәләр.

- Бик яхшы мәктәп, менә дигән коллектив. Мин гомерем буе мәктәптә эшлим, шунлыктан укучыларның эшләү дәрәҗәсе югары булуга шатландым. Тырышып, чын күңелдән башкарылган хезмәтләргә карап торуы да күңелле булды. Бу бик матур күренеш, - диде Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең рәссамнар Союзы әгъзасы Владимир Новиков.

Әлеге мәктәптә белем алу мөмкинлеге булу Элина Салаеваны да шатландырган. 5 елда ул иҗат серләренә төшенгән һәм хәзер төрле темаларга караган картиналар иҗат итә ала. Соңрак ул архитектура факультетына укырга керергә ниятли, ә анда инде рәсем ясау күнекмәләренең Элинага ярдәме тими калмас. Сәнгать тармагында тәүге адымнарын Элина республика башкаласында ясаган, әмма, ачыкланганча, авыл мәктәбе аңа белемне күбрәк биргән.

- Элек без Казанда тордык. Бер ел рәсем түгәрәгенә йөрдем, әмма без анда әллә ни эшләмәдек, шуңа күрә бернигә дә өйрәнә алмадым, - диде Элина Салаева.

Күргәзмә Россия халыкларының Мәдәни мирас елына багышланган иде. Мондый чаралар яшь рәссамнарга сәнгать тармагындагы күренекле эшлеклеләрнең хезмәтләре белән танышу мөмкинлеге бирә, ә тәҗрибәле осталарның, талантлы балаларны күреп алып, аларны киләчәктә үз канатлары астына алулары да ихтимал.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев