ЯҢАЛЫКЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Игелекле Биектау” акциясе беркайчан да туктамый
Биектау районы ашлык кабул итү предприятиесе Россиянең Белгород өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озатты. Бу юлы белгородлылар 10 тонна ярма кабул итеп алачак.
-
Биектау районының иң яхшы сыер савучылары көч сынашты
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләр, хезмәткәрләр арасында төрле бәйгеләр оештырыла. Шуларның иң еш уздырыла торганы - сыер савучылар бәйгесе.
-
Биектау районында зоотехник-селекционерларның республика бәйгесе узды
Биектау районының «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыяте базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендә эшләүче зоотехник-селекционерларның VI республика бәйгесе узды. Бәйгедә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермер хуҗалыкларының зоотехния хезмәте белгечләре - район конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар исеменә лаек булган 60 тан артык оста катнашты.
-
«Высокогорские вести» – «Биектау хәбәрләре» газетасына язылу декадасы башланды
10 апрельгә кадәр 2023 елның икенче яртыеллыгына район газетасына ташламалы язылу декадасы барачак.
-
Татарстан Социаль фонды яңа кагыйдәләр көченә кергәннән соң бер мең артык гаиләгә ана капиталы хисабыннан айлык акчалата түләүләр билгеләде
Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы 3 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк балага түләү рәсмиләштергән.
-
Равил Хисаметдинов Ватанны саклаучы көне белән котлады
Хөрмәтле биектаулылар! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим.
-
Татарстан Республикасы Президенты Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы
Төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм тыныч яшәгән Татарстанда гомум тырышлыгыбызны нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм шәфкатьле эшләргә юнәлтүебез барыннан да кыйммәт күрелә.
-
Биектау янгын сүндерү гарнизонында да тагын бер техника артты
Шулай итеп, республика бүлекчәләренә тагын 10 янгын сүндерү машинасы һәм авария-коткару техникасы бирелде. Шулай ук янгыннарны сүндерүнең 14 мобиль постына сертификатлар тапшырдылар.
-
22 декабрьдә Красносельск авыл җирегендә төп елканы ачу тантанасы уза
Район Башкарма комитетыннан хәбәр итүләренә караганда, бәйрәм тантанасы 17 сәгатьтә үзәк бакчада (сквер) башлана.
-
Татарстанда «Кышкы каникуллар» чарасы узачак
Агымдагы елның 26 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Биектау районы территориясендә дә киң масштаблы “Кышкы каникуллар” дигән балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелә.
-
Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә аларга багышлап бик күп җылы сүзләр әйтелде, һәм әлбәттә инде, көннең көнендә гомерләрен куркы- ныч астына куеп районда хокук тәртибен саклаучы по- лиция хезмәткәрләренә лае- клы бүләкләр дә тапшырыл- ды.
-
Зур Рәс авылында яшәүче тыл ветераны 90 яшь тулды
Буген Суыксу авыл жирлеге Зур Рәс авылында яшәүче тыл ветераны Хөснетдинов Зөфәр Шәрәф улына 90 яшь тулды.
-
Социаль программаларга – 1,5 млрд сум
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.
-
Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли
Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин
-
Биектау районында халыкны социаль яклау тармагында 100гә якын кеше эшли
8 июньдә илебездә халыкны социаль яклау тармагында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Биектау районында әлеге өлкәдә 100гә якын кеше хезмәт куя. Алар көннең көнендә тормышта кыенлыкларга дучар булган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтәләр, аларга социаль, көнкүреш, медицина һәм башка проблемаларны хәл иткәндә булышалар. Бәйрәм алдыннан без Чыпчык авылына бардык һәм авыл җирлекләрендә социаль хезмәткәрләрнең ничек эшләвен үз күзебез белән күрдек.