Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Коркачыкта республиканың иң яхшы яшь футболчылары үсә

Коркачык станциясенең «КСК» футбол командасы быел гына да  республика күләмендә ике җиңү яулады. Апрель аенда 2011 елгы яшүсмерләр арасында уздырылган Республика Кубогы ярышларында «КСК» футболчылары иң көчле команда буларак билгеләнде. Ә аңа кадәр Казан шәһәре беренчелегенә барган мини-футбол буенча чемпионатта җиңү яулаган иде. Коркачык футболчылары үзләренең җиңүләре белән «Рубин» футбол клубы Академиясе тренерларының да игътибарын җәлеп итте.

Яшь футболчыларның «КСК» командасы моннан 4 ел элек оеша. Казан шәһәре беренчелегенә барган ярышларда алар 2 нче класстан ук катнашып килә. Беренче ярышларда 3 нче урыннарны алган булсалар, соңгы елда пьедесталның беренче баскычына да менделәр. Республика Кубогын да яулап алдылар. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, яшүсмерләр футбол кырында күнегүләр уза. Бүген дә без алар белән  футбол кырында очраштык.

“Без һәр көнне күнегүләр узабыз, - ди команда тренеры Артур Сибгәтуллин. -  Көненә икешәр тапкыр мәйданга чыккан вакытлар була. Балалар бик тырыш. Бу инде җиңүләргә китерә торган төп сыйфат. Малайлар һәрвакыт призлы урыннарны гына алып киләләр. Аларның физик яктан ныклыгы, техник яктан камиллеге, таланты соңгы елларда чемпион дәрәҗәсенә менәргә мөмкинлек бирде”.

 

Командада 12 малай уйный. Кайберләрен «Рубин» футбол клубы Академиясе тренерлары үз “кармагына” алган да инде. Ислам Фәйзиев башкала беренчелегенә узган ярышларда иң яхшы яклаучы дип табылды. Ә  Әмир Миннуллин  11 уенда  14 тапкыр көндәшләре капкасына туп кертте һәм иң яхшы һөҗүмче исеменә лаек була.

 

“Мин үзем дә Коркачыкның өлкән командасында уйныйм, - дип сүзгә кушылды Әмирнең әтисе Дамир Миннуллин. – Улымны да футболчы итеп күрәсем килде. Ул үзенең уйнавыннан бик канәгать, бик теләп йөри, тырыша. Балалар яхшы уйный, югары нәтиҗәләр генә күрсәтәләр. Алар өчен без дә куанабыз”.

Реклама

Тагын бер яшь футболчы  Аяз Хәсәнов үз яшьтәшләре арасында гына түгел, өлкәннәр командасы белән барган ярышларда да үзен танытып өлгерде. Узган атнада өлкәннәр командалары арасында Биектау районы беренчелегенә барган уеннарда Аяз соңгы хәлиткеч тупны кертеп, команданы беренче урынга алып чыкты.

“Монда бернинди сер юк, - ди Аяз. – Миңа тупны бирәләр, мин дә кемгәдер җибәрәм. Миңа эләккәндә җитез  генә күршеләр капкасына йөгерәм. Бу юлы туп капканың эчке почмагына керде”.

Җиңү сезонында аерым футболчылар гына түгел, команда бердәм булып җиңүгә омтылды. Хәтта малайларның әти-әниләре дә үз балаларына булдыра алганча булышып торалар.  Артур Сибгәтуллин кулы астында шөгыльләнүче яшүсмерләр ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә уйламый да. Чираттагы ярышларга тагын 3 ай вакыт бар, ә алар көн саен футбол кырында күнегүләр уза.

 

Эрнест Абдулаев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X