Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Балачак төсмерләре” яңа талантлар ачарга ярдәм итә

Биектау районында 2007 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә торган “Балачак төсмерләре” Халыкара фестиваль-конкурсы уздырылды. Мәдәният йортына төрле шәһәрләр һәм республикалардан килгән иҗади коллективлар һәм солистлар җыелды.

“Балачак төсмерләре” фестиваль-конкурсы төрле жанрларда чыгыш ясаучыларны бергә җыя, бер чарада вокаль, инструменталь һәм хореографик номерлар башкарыла. “Төсмерләр” - стильләр һәм милләтләр төрлелеге, чөнки бирегә балалар үзебезнең Биектау районыннан гына түгел, Казаннан һәм Яңа Чабаксардан да килгәннәр иде.

- Әлеге конкурс үзенең үзенчәлекле булуы белән кызыклы да. Анда төрле халыкларның милли киемнәре дә бар, музыкасы да бөтенләй башкача. Шушындый чаралар аша без бер-беребезнең мәдәниятен өйрәнәбез. Балаларда мәдәнияткә аңлы караш тәрбияләнә. Алар татар, рус халык җырларын тыңлыйлар, - диде Казан шәһәренең 30 нчы балалар музыка мәктәбе укытучысы Татьяна Фель.

- Башкаручыларның осталык дәрәҗәсе, профессиональлеге арта бара. Чараның бик яхшы оештырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Мин моның бик зур, гаять әһәмиятле эш булуына аерым тукталасым килә. Без, җитәкчеләр буларак, моны бик яхшы күрәбез һәм аңлыйбыз, - дип ассызыклады Яңа Чабаксар шәһәренең музыка мәктәбе директоры урынбасары Ирина Воронова.

Фестивальнең төп бурычы - халыклар арасындагы дуслык җепләрен ныгыту һәм бу хәзерге вакытта аеруча мөһим. Бер-берсенең чыгышларын караганда балалар үзләренең иҗади мөмкинлекләрен генә ачып калмыйлар, башка төрле музыка белән дә танышалар.

Реклама

- Безнең конкурста Чувашия һәм Марий Элдан, Ульяновскидан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан төрле коллективлар катнашты. Шушы еллар дәвамында Биектау районының даны Татарстанга гына түгел, Россиягә дә таралды, - диде ”Дуслык” хоры җитәкчесе, конкурсны оештыручы Гүзәл Гыйльманова.

Шулай ук фестиваль кысаларында үсеп килүче буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү проблемаларына кагылышлы фәнни-гамәли конференция дә уздырылды. Анда балалар музыка мәктәпләре укытучылары катнашты. Алар балаларга белем бирү тармагындагы көнүзәк проблемаларны хәл итү юллары турында уртага салып сөйләштеләр. Фестивальдә катнашучылар Биектауның Туган якны өйрәнү музеена килделәр һәм бирегә куелган экспонатлар белән таныштылар.

Татарстан Республикасының композиторлар Союзы рәисе, жюри рәисе Рәшит Кәлимуллин фестивальгә җиңүчеләр өчен үзенең автографы белән дисклар бүләк итте. Конкурс кунаклары да, шулай ук әлеге чараны оештыручылар да төрле номинацияләрдә лауреатлар булдылар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X