Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Аграрийларга азыкны күбрәк әзерләргә кирәк булачак

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән Биектау районы хуҗалыкларында булып китте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән берлектә алар “Битаман”, “Әсән”, “Красная заря”, “Серп и молот”, “Татарстан”, “Бөреле” хуҗалыкларына бардылар. Авыл хуҗалыгы техникасының башкарыласы эшләргә әзерлеген бәяләделәр, чөнки агымдагы елның узган елгы корылыкка бәйле рәвештә азыкны күбрәк әзерләргә кирәк булуы белән катлаулануы ихтимал.

- Узган елгы шартлар азыкны бер еллык запас белән әзерләргә кирәк-лекне күрсәтте. Барлык хуҗалыклар да техника белән тулысынча тәэмин ителергә, уңышны үз вакытында җыеп алырга тырышалар, чөнки тәҗрибә эшне дөрес итеп һәм тиешенчә башларга кирәклеген күрсәтә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

Бүгенге көндә Биектау районында чәчү эшләре төгәлләнде, хәзер техник культуралар - кукуруз, көнбагыш, рапс чәчү азагына якынлаша. Азыкка 23 мең гектар күпьеллык үләннәрне җыеп алырга, 11 мең тонна печән, 69 мең тонна сенаж һәм 63 мең тонна силос әзерләргә кирәк булачак.

Реклама

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X