Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чик сакчылары бүген дә сафта!

28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. 1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында декрет кабул итә.

Ә менә бәйрәм буларак ул беренче  тапкыр 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән. Әлеге көн дәүләтебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр ир-егеткә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. 2017 елда Биектау районында чик сакчылары гаскәрләре ветераннары оешмасы барлыкка килә. Аны оештыруда районның хәрби комиссары Александр Найденов һәм Әфганстанда интернационал бурычын үтәгән ветераннар советы рәисе  Ришат Нургалиев актив катнаша. Оешма барлыгы 157 кешене берләштерә. Аны үзе дә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән ветеран, районның дәүләт автомобиль инспекциясенең техник хезмәт күрсәтү станциясе башлыгы  булып эшләгән Әлфәт Галиев җитәкли.

28 майда элеккеге һәм хәзерге заман чик сакчылары үзләренең иптәшләрен хөрмәтлиләр,   Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән кешеләрне искә алалар. Ел дәвамында алар үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә районда уздырыла торган күп кенә чараларда катнашалар.

Биектау районы чик сакчылары бик актив тормыш белән яши. Район мәктәпләрендә укучы балалар яшел беретлы ветераннар белән бик теләп аралаша, аларның чик буенда хезмәт итүе турында сөйләгәннәрен рәхәтләнеп тыңлый. Узган ел чик сакчылары Татар Айшәсе авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ачуда катнаштылар.

Ел саен район үзәгендә уза торган Җиңү  парадына әзерлек вакытында  һәм аны уздыруда чик сакчылары гаскәрләре ветераннары актив катнаша. Яшел беретлылар Әфган сугышында катнашкан ветераннар белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Моннан 3 ел элек Татарстан буенча “Әфган дуслыгына чикләр юк” дип исемләнгән киң масштаблы акция узган иде. Анда катнашучылар үзләренең автомобильләрендә республиканың барлык районнарында яшәүче әфганчылар белән очрашып чыктылар. Биектау районы да акциядә катнашучыларны бик җылы каршы алды. Әфганчылар һәм яшел беретлылар  илебез чикләрен саклап һәлак булган якташларыбызны аеруча хөрмәтләп искә ала. Кече Битаман авылында туып үскән, ил чикләрен саклаганда үзе идарә иткән вертолетта һәлак булган өлкән лейтенант Ильфат Бариевны искә алу өчен алар ел саен геройның  туган авылына килә.  

“Бүгенгедәй хәтеремдә, минем чик сакчысы булу теләге 4 сыйныфта укыганда барлыкка килде, - ди чик буе постының элеккеге  башлыгы Исмәгыйл Шәймәрданов. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң документларымны Алма-Атадагы  чик буенда хезмәт итүче  хәрбиләр әзерли торган училищега тапшырдым. Әмма анда керү өчен ике балл җитмәде. Армия сафларына киттем. Тын океан флотына караган  су асты көймәләре базасында хезмәт иттем. Чик сакчысы булу теләге анда да сүрелмәде. 1974 елда Алма-Ата хәрби училищесына яңадан документларымны тапшырдым һәм теләгемә ирештем. Укуны тәмамлагач Кавказ чик буе округының Иран белән чиктәш районында хезмәт иттем”.

Исмәгыйл  Исхакович 1986 елга кадәр чик буенда хезмәт итә. Гаилә хәле буенча гына яраткан хезмәтен калдырырга мәҗбүр була, Ташкент трактор заводына эшкә урнаша, цех башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.   Аның хәрби хезмәттә һәм тыныч тормышта күрсәткән фидакарьлеге күп санлы орден медальләр белән билгеләнә. Алар арасында “Үзбәкстан бәйсезлегенең 10 еллыгы”, “Заманча җитештерүдә актив катнашканы өчен”,  “Хезмәт даны” ордены һәм башкалар бар.  

 2010 елда ул гаиләсе белән Россиягә кайтып урнаша.

Чик сакчылары “солдат хезмәте”, “дуслык” дигән төшенчәләрне аеруча кадерләп саклыйлар.  Районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар оешмасы аларны үз тирәсендә туплап, һәрберсен барлап, аларга ярдәм итеп яши. Ветераннар барысы да чик буенда хезмәт иткән вакытта дәүләт бүләкләренә ия булган шәхесләр. Бүгенге көндә дә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен аларга Биектау районы башлыгы һәм хәрби комиссары исеменнән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары  тапшырыла.

Бүген дә – 28 май – чик сакчылары көнендә – районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннары Әлфәт Галиев, Рәшит Нургалиев, Исмәгыйл Шәймәрданов, Нургали Закиров, Ильсур Гыйлаҗев, Фәнис Хәйдаров, Зиннур Сафин, Ринат Миңнуллин, Алексей Редькин һәм башкалар бергә җыелдылар, солдат елларын искә төшерделәр, якты дөньядан киткән хәрби дусларын да онытмадылар.

 

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев