Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Равил Хисаметдинов Ватанны саклаучы көне белән котлады

Хөрмәтле биектаулылар! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телим.

 

Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Илебезнең данлы тарихындагы барлык этапларда да Ватанны саклаучылар, үзләрен аямыйча, аның чикләрен саклап килделәр. Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар илебезнең  тотрыклылыгы һәм тынычлыгы терәге булдылар һәм шулай булып калачаклар да. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына сокланабыз,  әфганчыларның чыдамлылыгы, киеренкелек учакларында Россия Федерациясенең бөтенлеген саклаган солдат һәм офицерларның ныклыгы белән горурланабыз. Шунысы куанычлы,  үткән көрәш геройларының оныклары һәм оныкчыклары бабаларының  эшен дәвам иттерәләр. Аларның күбесе бүген  махсус хәрби операциядә катнашалар. Алар барысы да кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган чын ир-егетләр. Ватаныбыз чикләрен саклап, күпмилләтле халкыбызның бөтенлеге, дуслыгы, бердәмлеге хакына махсус хәрби операциядә катнашучы һәр якташыбыз бүген чын мәгънәсендә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Андый батырлыкны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген һәр биектаулы аларның туган җиргә исән-имин әйләнеп кайтуын теләп дога кыла, аларга матди һәм рухи ярдәмнең матур үрнәкләрен күрсәтә. Халкыбызның мондый бердәмлеге патриотизм мәктәбе булып тора.

Бүген районыбызның Ватанны саклаучылар сафына алынган яңа буыны Россия Армиясе һәм Флотының тарихи традицияләренә тугрылыклы булуларын беләбез. Аларга да туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

23 февраль - илебез кораллы көчләре өчен генә түгел, ә шул иксез-чиксез дәүләтебезнең иминлеге, бөтенлеге, бердәмлеге өчен үз урынында фидакарьләрчә хезмәт итүче, "Ватан", Туган җир", "Туган ил", "Бурыч" төшенчәләре җаннарына ана сөте белән сеңгән ватанпәрвәрләр өчен дә зур бәйрәм. Димәк, бу безнең уртак бәйрәм. Бүгенге тантаналы көндә  мин районыбызның һәр кешесенә саулык-сәламәтлек һәм бәхет, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш, илебез чикләренә тынычлык һәм аяз күк йөзе телим. Көндәлек тормышыбызны ямьләндерү, хезмәтебезне җиңеләйтү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер.

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев