Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында зоотехник-селекционерларның республика бәйгесе узды

Биектау районының «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыяте базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендә эшләүче зоотехник-селекционерларның VI республика бәйгесе узды. Бәйгедә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермер хуҗалыкларының зоотехния хезмәте белгечләре - район конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар исеменә лаек булган 60 тан артык оста катнашты.

«NeoБЫКновенный конкурс» (Гадәти булмаган бәйге) дигән исем астында барган бәйгедә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары да беренче тапкыр үз көчләрен сынап карарга ниятләде. Бәйгене ачу тантанасында  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелүс Баязитов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Бәйге  берничә этапта узды.   Комиссия катнашучыларның лаборатория шартларында эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, шулай ук катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын белүләрен  күрсәттеләр. 
Иң элек белгечләр токымлы терлекчелек һәм селекция өлкәсендә теоретик белемнәре белән уртаклаштылар. Аннары алар хайваннар, ата-аналар парларын сайлап алу буенча берничә практик бирем үтәделәр, хайванның генеалогик булуын билгеләделәр.

Сыер “әни” булырга әзерме? Иң беренче чиратта ясалма орлыкландыру эшендә нәкъ менә шуны ачыклау иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.   Зоотехниклар сыерның барлык параметрларын үлчиләр. Бусы инде хайванның экстерьерын бәяләү дип атала. Үткен күзле мәртәбәле жюри әгъзалары зоотехникларның һәр хәрәкәтен  күзәтеп тора. Сыерлар да, җаваплы эш башкарганнарын аңлаган хәлдә,  профессионалларга сабыр гына буйсынып басып торалар.

“Мондый бәйгеләр көндәлек мәшәкатьләрне бераз гына онытып торып, коллегалар янында  тәҗрибә уртаклашып, үз эшеңә объектив бәя алу буенча менә дигән чара инде, - ди Питрәч районыннан килгән Рафис Габдуллин.- Зоотехник сыер янына килгәч тә аны сыйпап алырга тиеш. Сыерларның һәрберсенең үзенең кушаматы бар. Бездә аларга “Бәләкәй”, “Карлыгач” һәм башка шундый иркәләү исемнәре бирәләр”.

Жюри әгъзалары зоотехниклардан  чын мәгънәсендә имтихан ала. Соңгылары сорауларга җавапны төгәл, дөрес итеп бирә. Ә менә кирәкле инструментны  алгач куллар калтырый башлый.

Бәйгедә “Бонитировкалау” дигән термин күбрәк кулланылды. Чөнки бонитировка – һәр хайванга комплекслы бәя бирү, экстерьерын, токымын  билгеләү - зоотехника өлкәсендә иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. Ул кәгазьгә төшерелә торган рәсми документ булып хезмәт итә. Бонитировканы һәр ел башында җирле статистик органнарга тапшыралар. Ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнүче зоотехниклар үзләре кулга каләм алып бонитировка таблицалары төзеп утыруга караганда, кырда яисә фермада эшләүне кулайрак күрәләр. Шуңа күрә бәйге барышында әлеге тема буенча имтихан тотуны алар бик җитди кабул иттеләр.  Һәрберсе үзенә “бәхетле билет” эләгүен теләде.

Татарстан Республикасында мондый бәйге быел алтынчы тапкыр уздырылды.

Ел саен зоотехник-селекционерларны Биектау районының  «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыятенең кунакчыл коллективы кабул итә. “2022 елда тарихта беренче тапкыр 2 млн.тонна сөт җитештерелде, бер сыердан  уртача еллык савым 7125 кг. тәшкил итте. Мондый  югары  нәтиҗәләргә 18 мең башка исәпләнгән 24 югары технологияле сөтчелек  комплексын төзү  нәтиҗәсендә   ирешелде, болар –   заманча саву заллары, робот-савучылар, азык үзәкләре, куәтле азык әзерләү техникасы. Мондый   технологияләр комплексы  терлекләрнең барлык генетик потенциалыннан  файдаланырга  мөмкинлек бирде. Безнең урыннардагы белгечләрнең хайванга булган мөнәсәбәте үзләренә булган мөнәсәбәттән дә яхшырак. Шуңа күрә безнең күрсәткечләр дә елдан-ел яхшыра гына бара”, - дип  ассызыклады Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

“Биектау районы терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләп килә, - дип билгеләп үтте Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов. – Агымдагы елда хуҗалыкларда терлек санын берникадәр арттыруга ирештек. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк”.

Сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның  6 нчы республика конкурсының абсолют чемпионы булып Әтнә муниципаль районы  «Уңыш» ҖЧҖеннән Раилә Шакирова танылды. Аңа республика чемпионы исеме һәм 30 мең сум күләмендә приз бирелде.
 

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев