Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында халыкны социаль яклау тармагында 100гә якын кеше эшли

8 июньдә илебездә халыкны социаль яклау тармагында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Биектау районында әлеге өлкәдә 100гә якын кеше хезмәт куя. Алар көннең көнендә тормышта кыенлыкларга дучар булган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтәләр, аларга социаль, көнкүреш, медицина һәм башка проблемаларны хәл иткәндә булышалар. Бәйрәм алдыннан без Чыпчык авылына бардык һәм авыл җирлекләрендә социаль хезмәткәрләрнең ничек эшләвен үз күзебез белән күрдек.

Көн саен үз хезмәтләрен тырышып башкару һәм кешеләрнең тормышкөнкүрешен җиңеләйтә торган ярдәм күрсәтү алар өчен гадәтләнгән эш. Ольга Захарова 15 ел диярлек халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә эшли һәм шушы еллар дәверендә Чыпчык авылында яшәүче өлкәннәргә ярдәм итә. Аның карамагында биш кеше һәм ул көн саен аларның һәркайсы янында булып чыга.

Александра Логанина да аның тәрбиясендәге кешеләрнең берсе. Өй, хуҗалык эшләрендә булдыра алганча ярдәм итүдән тыш, социаль хезмәткәр әле шәхси гигиенадан алып, үз кайгыртуындагы кешенең сәламәтлеген контрольдә тотуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә кадәр көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә дә булыша. Кайбер эшләрне, әйтик, ризыклар пешерүне бергәләп башкару да өлкәннәрне карауның төп кануннарыннан берсе булып тора.

- Безнең социаль хезмәткәр барысын да булдыра. Суын да китерә, идәнен дә юып чыгара. Оля миңа аш яки ботка пешерергә дә булыша, - дип сөйләде Александра Логанина. Өлкәннәр янында булганда Ольга Захарова бармакларны хәрәкәтләндерү буенча да күнегүләр уздырмый калмый. Үз тәрбиясендәге кеше белән алар бергәләп өлкән яшьтәге кеше булдыра ала торган күнегүләрне ясыйлар.

Өлкәннәр турында кайгырту дәүләтнең төп бурычларыннан берсе һәм аларны тормышка ашыру өчен социаль хезмәткәр мәгълүм сыйфатларга ия булырга тиеш.

Реклама

- Социаль хезмәткәр һөнәрен сайлаучы кешеләрне, үзе башкара торган эшне яратырга тиеш. Моның өчен җаваплылык хисен аңлый торган, киң күңелле кеше булырга кирәк, - диде “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Ольга Захарова.

Биектау районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү тармагында йөзләп кеше эшли. Алар көн саен шәфкатьле ярдәмчеләре килүне зарыгып көтеп торучы өч йөздән артык кешене үз тәрбияләренә алганнар. Социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә шуларның һәркайсына тиешле ярдәмне күрсәткәннән соң гына билгеләп үтәчәкләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X