Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районының иң яхшы сыер савучылары көч сынашты

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләр, хезмәткәрләр арасында төрле бәйгеләр оештырыла. Шуларның иң еш уздырыла торганы - сыер савучылар бәйгесе.

Биектау районында быел мондый бәйге  унынчы мәртәбә уздырылды. Бирегә район хуҗалыкларыннан иң яхшы савымчылар гына килгән иде.  Аларның һәркайсы бәйге барышында дүрт төрле сынау узды.  Беренчесендә  катнашучыларның теоретик белемнәре тикшерелде.  Икенче өлештә исә сыер савуда көч сынаштылар. Бу этапта сөтнең чыгышы да, аның сыйфаты да чисталыгы да исәпкә алына. Соңыннан конкурсантлар сыер саву аппаратын сүтеп-җыюда ярыштылар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, республикада мондый ярышларны Балтач, Әтнә һәм Биектау районында гына уздыралар. Калган барлык районнар да үз профессионалларын турыдан-туры республика бәйгесенә генә җибәрә.

Х нчы,  юбилейлы бәйгене быел «Битаман» хуҗалыгында уздырырга ниятләделәр һәм бу һич тә очраклы түгел.  Мондый төр чараны үткәрү өчен хуҗалыкны сайлаганда,  әлбәттә,  эш нәтиҗәләренә дә карыйлар.  Моның шулай икәнлеген Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов та билгеләп үтте. Әлеге хуҗалык терлекчелек буенча района иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып тора. “Аның сөт, ит җитештерү буенча да, башка күрсәткечләре дә яхшы, биредә яңа комплекслар төзелә, мөгезле эре терлек саны арта һәм шуңа бәйле рәвештә   сөтнең күләме, сыйфаты яхшыра. Игенчелек буенча да  «Битаман» хуҗалыгы районда алда бара”, - дип ассызыклап үтте район башлыгы үзенең сәламләү сүзендә һәм кунакчыл битаманлыларга, хуҗалык җитәкчесе Шәүкәт Вахитовка бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен үзенең рәхмәтләрен җиткерде.  

Бәйге  9.00  сәгатьтә башланып китте. Бәйгедә катнашучының һәрберсе җиңүгә өмет итеп, үзен профессионал яктан иң яхшы сыер савучы икәнлегенә инанып килгән, һәркайсы үз эшенең остасы. Район күләмендә уза торган мондый бәйгеләр республикакүләм бәйгеләргә чыгар өчен зур әзерлек этабы булып тора.  Биредә бер-берең белән профессионал телдә аралашасың, тәҗрибә уртаклашасың, үзеңне күрсәтәсең, башкалардан өйрәнәсең, чагыштырасың, камиллеккә омтыласың. Мондый бәйгеләр сыер савучыларның дәрәҗәсен күтәрүдә менә дигән чара булып тора.  

“Бәйгегә әзерлек чорында төрлечә фикер йөртүчеләр булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Равил Хисаметдинов. – Башка районнарда күптән онытылып барган бәйгене бездә дә тарихта калдырырга теләүчеләр аз булмады. Әмма район җитәкчелеге, алдынгы хуҗалык җитәкчеләренең  үҗәтлеге белән бәйгене саклап калдык һәм шуның белән аның мөһимлеген исбатларга теләдек. Без үзебезнең осталарны белергә, танырга, аларны олыларга, хөрмәтләргә тиеш. Бәйге безгә шундый хезмәткәрләрне барларга ярдәм итәчәк”. Шул сүзләрдән соң Равил Хисаметдинов бәйгегә старт бирде һәм бәйге мәйданына Биектау районы гимны астында аның әләме күтәрелде. Әләмне узган елгы бәйгедә җиңү яулаган Елена Семенова күтәрде. Ул быел да үзе эшли торган «Урак һәм Чүкеч» хуҗалыгы данын якларга килгән.

Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Рөстәм Сабиров катнашучыларны бәйгенең шартлары һәм тәртибе белән таныштырды. Бәйгенең хөкемдарларын да атады. Алар тәҗрибәле җиде белгеч иде. Район хуҗалыкларыннан килгән 22 сыер савучы  ярты сәгать дәвамында бәйгенең беренче этабын үттеләр – теоретик белемнәре буенча имтихан бирделәр. Теоретик белем күп кенә сорауларны үз эченә ала: сыер организмында сөт барлыкка килү процессы, малларны дөрес тукландыру нигезләре, сыерларны абзарларда асрау гигиенасы, югары сыйфатлы чиста сөт алу һәм абзарларда санитар шартлар таләбе, саву аппаратын техник эксплуатацияләү,  хезмәт иминлеге һәм башкалар. Барлыгы 20 сорау. Көрәш барышында операторлар бер-берсе белән фикерләшеп, киңәшләшеп биремнәргә җаваплар эзләделәр. Әмма хөкемдарлар каршында һәркем үз җавабы өчен үзе генә җаваплы. Бәйгенең беренче өлеше тәмамлану белән сыер савучылар фермага юл алдылар. Монда саву аппаратларын сүтеп-җыю этабы башланды.  Бу этапка секундомер белән старт бирелде. Сыер саву аппаратын сүтеп-җыю үзе бер катлаулы сәнгать. Заман техникасының нечкәлекләре бик күп. Аны чистартырга (анысы гына да берничә этаптан тора),  сүтәргә, җыярга һәм эшләтеп тә күрсәтергә кирәк. Барысы да аерым бер вакыт аралыгында. Һәркем зур дулкынлану белән эшкә кереште.  Читтән карап торганда мондый эшне мәктәп укучысы да башкарып чыга алыр төсле. Чөнки аппаратны сүтеп-җыю эше тормыш куркынычсызлыгы дәресләрендә мылтык сүтеп җыюга охшап тора. Әмма саву аппаратында  детальләр күпкә артык, әлбәттә инде, норма буенча вакыт та күбрәк бирелә.  Ашыкканда җил каршы дигәндәй, каушап кулларын яралаган савучылар да булды бәйгедә. Әмма андыйларга  медицина хезмәткәре бик тиз генә ярдәм күрсәтте һәм алар да, көндәшләренә кушылып, бәйгедә катнашуларын дәвам иттеләр. Аппаратларны сүтеп-җыйганда операторлар гаҗәпләнүләрен яшермәделәр. Чөнки бәйгегә куелган саву аппаратлары барлык хуҗалыкларда да юк икән. Ни генә булмасын, алар биремне  6-7 минут эчендә үтәп тә чыктылар.  Вакыт белән рекорд куйган операторлар да булды. «Татмелиорация-Агро» хуҗалыгыннан Гөлүсә Закирова аппаратны 4 минут 30 секунда эчендә сүтеп-җыйды.

 

“Үз эшенең барлык нечкәлекләрен белмәгән кеше беркайчан да аппаратны 4 минут ярым эчендә сүтеп-җыя алмый, - дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераны Ирек Фәйзрахманов. – Тизлек белемнән башка гына бирелми.  Алар бер-берсенә ярдәм итәләр. Механизмнар үзгәрә, тизлек заманы килде. Мин эшли башлаган елларда сыерларны кул белән сава идек”.

Бәйге барышында жюри әгъзалары операторларны язылмаган законнар буенча да бәяләделәр. Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар, дигән әйтем монда урынлы яңгырый. Сыер савучыларның киемнәре дә чиста, пөхтә булырга тиеш, башларында яулык булу иң беренче шартларның берсе булып тора. Тырнаклар да киселгән, төпләре чиста булсын. Мондый таләпләрне үтәми торган кешеләр, гомумән, сыерлар янында йөрергә тиеш түгел.

Чираттагы этап – сыер саву этабы иде. Бу этапта да операторлар барысы да  хөкемдарларның үткен күзле карашлары астында ярыштылар.  Беренче карашка тәҗрибәле сыер савучылар өчен бернинди авырлыгы да юк кебек. Чөнки алар бу эшне көнгә 100 әр тапкыр эшлиләр, куллар автомат рәвештә хәрәкәтләнергә тиеш. Әмма бәйге барыбер каушата. Иң элек аппаратны яхшылап юарга, икенче эш итеп сыер җилемен юарга һәм дезинфекцияләргә кирәк. Соңыннан  җилемне  корытканчы чиста материал белән сөртергә һәм кул белән савып карарга кирәк. Шуннан соң гына саву аппаратын җилемгә тоташтырырга һәм сава башларга була. Бу – кагыйдә буенча. Әмма бәйгедә, каушап, хата җибәрүчеләр дә күп булды – җилемне сауганнан соң кабат дезинфекцияләргә оныттылар, кайберәүләрнең кулларыннан аппаратлары да төшеп китте.  

Бәйгедә катнашучылар савылган сөтне лабораториягә тапшырдылар. Биредә һәр савымчы сауган сөтнең сыйфатын тикшерделәр. Дөресен әйтергә кирәк, сөтнең сыйфаты бер-берсеннән нык аерылып торды. Кайбер аппаратларның фильтрларында чүп табылды. Андый аппаратларның хуҗаларына иң аз очко бирелде.  

Жюри әгъзалары бәйгегә йомгак ясау өчен аерым эш бүлмәсенә кереп киттеләр. Бу вакытта бәйгедә катнашучы операторлар бер-берсе белән күптәнге танышлар кебек иркен аралаша башладылар, бәйге этапларын уен-көлке белән искә алдылар, җырладылар, биеделәр. Кыскасы, бу бәйгене операторлар сабан туе дип атасаң да урынлы булыр.

Йомгаклау өлешенә Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Дамир

Шәйдуллин  килеп җитте. Ул терлекчелек тармагы хезмәткәрләрен тәбрикләде һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Һәркемнең җиңүчеләр арасында үз исемен ишетәсе килде. Әмма җиңүче берәү генә була. «Битаман» хуҗалыгы операторы Рәдисә Сабирҗановага катлаулы бәйгедә җиңәргә туган йорт диварлары да ярдәм иткәндер, бәлки. 8 нче сан астында ярышкан  Рәдисә Сабирҗанова пьедесталга өч мәртәбә күтәрелде. Иң элек аңа җиңүче медале, диплом, акча салынган конверт һәм чәчәкләр тапшырдылар. Икенче тапкыр аңа чемпион тасмасын бәйләделәр һәм Кубок бирделәр. Өченче тапкыр инде ул пьедесталга бәйге хөрмәтенә күтәрелгән Биектау районы әләмен төшерергә дип менде. Шул ук көнне районның иң яхшы зоотехниклары да ярышкан иде. Рәдисә Сабирҗанова белән бер фермада эшләүче Фәнис Хәлиуллин районның иң яхшы зоотехнигы исеменә лаек булды.

Сыер савучылар арасында икенче урынны Мөхәммәтшина хуҗалыгы операторы Гөлүсә Закирова алды. Пьедесталның өченче баскычына «Татарстан» агрофирмасы савымчысы Гүзәлия Хәкимова менде. Яшь операторлар арасында беренче урынга «Кызыл таң» хуҗалыгыннан Ольга Селиверстова ия булды. Ә Усманова хуҗалыгыннан Гөлнар Зиннәтуллина «Озын толымлы» оператор исеменә лаек булды. Бәйгедә катнашкан бер генә оператор да бүләксез калмады. Ә җиңүчеләргә 15 әр мең сум акча бирделәр. Бүләкләү тантанасыннан соң чарада катнашучыларны мул табын артына чакырдылар. Монда да бәйгенең операторлар өчен әһәмияте, мөһимлеге турында сүз барды.

“Терлекчелек тармагы – авыл хуҗалыгының гына түгел, гомумән, икътисадның  нигезе булып тора. Сөтнең муллыгы, сыйфаты сезнең хезмәт белән бәйле, - дип билгеләп үтте «Битаман» хуҗалыгы башлыгы Шәүкәт Вахитов. – Бүген авыл хуҗалыгы да, икътисадның башка өлкәләре кебек үк, зур авырлыклар кичерә. Сөткә бәяләр төшә (бүгенге көндә бер литр сөтнең бәясе 20 сум тора). Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре мондый кыенлыклар алдында туктап кала торганнардан түгел. Сөтнең күләмен арттыру - кыенлыктан чыгуның бердәнбер юлы”.

Бәйгегә йомгак ясап сүз алучы һәркем бертавыштан аның кирәклегенә басым ясады. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Сыер савучы һөнәренә игътибарны арттыру өчен дә мондый бәйгеләр бик кирәк. Чөнки яшьләр бу эшкә килергә атлыгып тормый. Ә өлкәннәр пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга китә бара.

Сыер савучыларның республика бәйгесе ел саен уздырыла. Быел Тукай районында ул 50 нче тапкыр оештырылды. Анда 100 дән артык оператор катнашты. Юбилей бәйгесендә абсолют чемпион исеменә Азнакай районыннан Резидә Газыева лаек булды.

 

Энҗе ГӘРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев