Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Игелекле Биектау” акциясе беркайчан да туктамый

Биектау районы ашлык кабул итү предприятиесе Россиянең Белгород өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен озатты. Бу юлы белгородлылар 10 тонна ярма кабул итеп алачак.

Ярма төяләчәк зур йөк машинасы да нәкъ вакытында килеп җитте. Иң элек машинага «Бердәм Россия» сәяси партиясенең әләмен беркеттеләр. Сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенә караган Биектау районы бүлеге дә  төрле юнәлешләргә гуманитар ярдәм оештыруда зур активлык күрсәтә. Соңгы вакытларда партиянең игътибар үзәгендә Белгород өлкәсеннән эвакуацияләнгән 60 меңгә якын кеше язмышы. Эвакуацияләнүчеләргә иң беренче чиратта нинди ярдәм кирәклеге турында Белгородтан сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенә хәбәр итәләр. Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе инициативасын Биектау  җирлегендә һәрвакыт бик теләп күтәреп алалар.

Биектау районы икмәк кабул итү предприятисендә дә,  үтенечне кабул итеп, булдыра алганча ярдәм итәргә алындылар.  

“Предприятиенең җитәкчесе Нияз Гариповка һәм югарыдагы җитәкче, “Тетра-инвест” җаваплылыгы чикле җәмгыять директоры, Биектау муниципаль районы Советы депутаты  Ян Зарифовка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде Биектау районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов. – Алар һәр үтенечне үзләренең шәхси бурычы итеп кабул итәләр һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар”. Җитәкчелек кенә түгел, коллективның һәр эшчесе мохтаҗларга ярдәм ит буенча игелекле акцияләрдә катнаша. Гуманитар ярдәм тартмаларына этикеткалар ябыштырып, авырлыгын билгеләп, эшне җиренә җиткереп башкару өчен кызлар вакыт белән исәпләшми хезмәт куйган. Алар  ярманы ерак юлда имин генә барып җитсен өчен алдан ук яхшылап  тутырып куялар һәм үзләре үк төяп озаталар.

“Без ярмаларны моннан ике атна элек пакетларга тутыра башладык. Ярдәм акциясендә өзеклекләр булырга тиеш түгел. Безнең ярмалар бик тәмле, барысы да әле узган ел гына җыеп алынган”, - ди пакетларга тутыручы Гөлназ Гыйзәтуллина. “Без Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә сабырлык һәм сәламәтлек телибез. Бергә булганда барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачагыбызга ышанып ярдәм кулы сузабыз”, - дип өстәде Гөлназ Гыйзәтуллинаның коллегасы Рамилә Шакирова. Бу юлы карабодай, борчак, арпа, арыштан ясалган ярмалар җибәрелде. Моңа кадәр Биектау икмәк кабул итү предприятиесе ярмалар төялгән 3 партия гуманитар ярдәм озаткан иде инде. Алары махсус хәрби операция зонасында көрәшүче якташларыбызга һәм  Курган өлкәсендә чыккан янгын вакытында  зыян күрүчеләргә адресланган иде.  

“Тулаем алганда район буенча мохтаҗларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә бик күп эшләр башкарылды”, - ди Биектау районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов. – Төрле юнәлешкә 20 зур йөк машинасына төяп, 150 тоннадан артык гуманитар ярдәм туплап җибәрдек. Бүген 21 нче авыр йөк машинасын озатабыз”. Татарстанлылар Белгород өлкәсенә июнь аеның беренче көннәреннән үк ярдәм итә башлады. Азык-төлектән тыш көнкүреш һәм гигиена кирәк-яракларына да  ихтыяҗ зур. Яхшы хәлдәге һәм яңа кием-салым да кабул ителә.

 

Эльвира Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев