КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Биектау районында 97,19% халык тавыш бирде
Узган сайлауларда Биектау районы халкы зур активлык күрсәтте. Биектау районы буенча территориаль сайлау комиссиясеннщн алынган мәгълүматлар буенча сайлау участокларына 97,19% кеше килгән.
-
Тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре
Татарстанда Дәүләт Думасында сайлауда "Бердәм Россия" һәм КПРФ үткәне билгеле булды Бу ике партия 5 процентлы барьерны узган Татарстанда сайлау участокларыннан чыгу барышында сораштыруларның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Аларны журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә социология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Сәяси фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Андрей Тузиков җиткерде....
-
Татарстанда Россия Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башланды
Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. Бүген, 18 сентябрь көнне, Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кайсы сайлау бүлекчәсендә теркәлгәнен белмәүче сайлаучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы махсус бүлектә моны ачыклый ала. Биредә шулай фамилияләрен табып, сайлаучылар...
-
Парк һәм скверлар фестивале
Бүген Биектау районында Парк һәм скверлар фестивале башланып китте. Аның кысаларында бүген һәм иртәгә күп кенә чаралар үткәрү күздә тотыла. Чаралар турында тулырак: http://www.biektaw.ru/tt/the-news-tat/item/9375-17-һәm-18-sentyabr-kөnnәrendә-biektau-rayonyinda-parklar-һәm-skverlar-festivale-uzachak.html
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни...
-
Рөстәм Миңнеханов Биектау районында яшелчә культураларын алу эшләре белән танышты
"Бөреле" ЯАҖ кырында республика лидеры авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Биектау районында. "Бөреле" ЯАҖ кырында республика лидеры авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Президентына кәбестә белән бәрәңге...
-
Биектау районында урып- җыю эшләре төгәлләнде
Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып- җыюны республиканың тагын өч районы бетерде. Алар арасында Биектау районы да бар. Биектау районында барлыгы 83,4 мең тонна ашлык суктырылган. Ашлык һәр гектардан уртача 27 центнер чыкты. Шулай ук урып- җыю тәмамланган Зәй районында 135,4 мең тонна (37ц/га) һәм Саба районында 71,2 мең тонна (31...
-
“Урак өстендә бер генә минут та тик тормаска!”
"Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте комбайнчысы Сергей Семенов менә шундый фикердә. Урып-җыюның беренче көннәреннән үк ул җиткерелгән заданиене арттырып үти. Аның Дон-1500 комбайны хуҗалыкта беренчеләрдән булып рекордлы суктырышка иреште. 12 августка ул 469 тонна ашлык суктырды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин С.Семеновны акчалата премия белән бүләкләде, шундый югары тизлекне урып-җыю...
-
Икмәк язмышы – ышанычлы кулларда
Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйле. Бу республика лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң мөһим бурычларның берсе. Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. 10 августта Сан-Паулада халыкара жюри WorldSkills Internаtional генераль ассамблеясында шундый карар кабул итте. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны...
-
Яңавылдан иң яхшы гаилә очрашуга барачак
Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан лидеры һәм аның хатыны исеменнән иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара уздыру планлаштырыла. Әлеге очрашуга Биектау муниципаль районыннан Яңавыл авылында 28 ел бергә гомер итүче Наилә Кадыйр кызы белән Әсхәт Гаптеләхәт улы Шәяхмәтовлар гаиләсе барачак. Гаилә башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыгында умартачылык һәм терлекчелек белән...
-
Үзебез өчен дә, республика өчен дә үстерәбез
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада урып-җыю эшләре барышын контрольдә тоту өчен республика басуларын самолеттан күзәтә. Рөстәм Миңнеханов "Правда", "Татмелиорация-Агро", "Битаман", "Әсән" һәм "Высокогорская" авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларын самолетта югарыдан күзәтеп, Дөбъязда һәм гомумән алганда районда урып-җыю эшләре барышына югары бәя бирде. Быел һава шартлары иген игүчеләр өчен шактый...
-
Сан алуга әзерлек
Биектау районында 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу уздыруга әзерлек башланды. Сан алу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, ярдәмче хуҗалыклар һәм оешмаларга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы производствосы өчен җир участоклары һәм терлекләре булган гражданнар хуҗалыклары, гражданнарның коммерциягә бәйләнеше булмаган бакчачылык, терлекчелек һәм дача берләшмәләренә кагыла. Сан алуга әзерлек...
-
Газетага хәзер үк язылырга була
Хөрмәтле газета укучылар! Исегезгә төшерәбез: "Татарстан почтасы" - "Почта России" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте басмаларына 2016 елның беренче яртыеллыгына 2015 елгы бәяләр буенча срогыннан алда язылу игълан итте. ңа елда ала башлаячак "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасына, көз җиткәнне көтеп тормыйча, бүгеннән үк языла аласыз....
-
Урак өсте җитте
Районда игеннәрне урып-җыю башланды. Бу көннәрдә суктыруда 65 комбайнның 30ы эшли. Урып-җыюга беренчеләрдән булып "Бөреле", "Серп и молот", "Татарстан", "Высокогорская", "Ак барс Питрәч" кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре кереште. Алар көзге арыш һәм көзге бодай суктыру белән мәш-гульләр. Бүген район буенча уңыш гектардан 22 центнер чыга. Уракта катнашучылар алдына урып-җыюны сентябрьгә...
-
Өй туйлары тагын да күбрәк булыр
Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Спорт корылмалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, юллар салына. Торак йортларга аеруча зур игътибар бирелә. 2010 елдан бирле районда 200 мең квадрат метрдан күбрәк торак мәйдан сафка бастырылды. Соңгы дүрт елда гына да районда 765 квартиралы 16 йорт төзелеп, файдалануга...