Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Икмәк язмышы – ышанычлы кулларда

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйле. Бу республика лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң мөһим бурычларның берсе. Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. 10 августта Сан-Паулада халыкара жюри WorldSkills Internаtional генераль ассамблеясында шундый карар кабул итте. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны...

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү икътисад үсеше белән турыдан-туры бәйле. Бу республика лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң мөһим бурычларның берсе.

Россия 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. 10 августта Сан-Паулада халыкара жюри WorldSkills Internаtional генераль ассамблеясында шундый карар кабул итте. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территорияләрендә кабул итү хокукын яулау өчен шулай ук Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көрәште, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.

Татарстан җитәкчеләре республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм арттыру белән кызыксынып шөгыльләнә. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәге барлыкка килде, быел тагын 5 се ачылачак. Республикада барлыгы иң заманча 25 ресурс үзәге булачак. Көллиятләр һәм югары уку йортлары хәзер урындагы товар җитештерүчеләр белән тыгыз элемтә урнаштыралар.

Биектау - авыл хуҗалыгы районы. Һәм аның төп игътибары һәрвакытта да агросәнәгать кадрларына юнәлтелде. Иген үстерү җиңел эш түгел. Һөнәри тәҗрибә белән беррәттән чыдамлылык, җир кешесенә хас зи-рәклек, техниканы әйбәт белү дә кирәк. Заман машиналарына махсус белеме булганнар гына идарә итә ала. Безнең районда игенчеләр сафының ел саен үз эшләрен белеп-аңлап башкаручы яшь механизаторлар хисабына тулылануы күңелле күренеш.

"Татарстан" агрофирмасы" ширкәтеннән комбайнчы Газинур Хәбибуллин - шундыйларның берсе. Моннан биш ел элек ул, армия хезмәтеннән соң, комбайн штурвалы артына утырган һәм шул вакыттан бирле хуҗалыкта алмаштыргысыз кешегә әверелгән. Газинур - киң профильле механизатор. Кышын ул терлекчелек комплексында эшли, сыерларга азык ташый. Язын, чәчү эшләре башлангач, игенчегә әверелә - җир сөрә, культивацияли, тырмалый, иген чәчә, ашлама кертә.

Газинур Хәбибуллин быел урып-җыюны күтәренке кү-ңел белән башлап җибәргән. Егетнең әзерлеген истә тотып, агрофирма җитәкчеләре аңа яңа "НИВА-КЗС" комбайнын ышанып тапшырганнар. Яшь механизатор ышанычны аклаган, уракка чыгуның беренче көннәреннән үзенә җиткерелгән заданиене арттырып үти башлаган. 3-5 август көннәрендә генә дә ул 471 тонна ашлык суктырган. Бу районның Бөреле зонасында иң югары суктырыш.

Шушы көннәрдә хуҗалыкка район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде һәм яшь игенчене рекордлы эшләнешкә ирешүе белән котлады. Рөстәм Галиулла улы тырыш экипажга җиңүче флагы һәм алдынгы кепкасы, шулай ук акчалата премия тапшырды, урып-җыю тәмамланганчы шундый ук кызу темпта эшләвен теләде. Ярдәмчесе, Мүлмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы Вилдан Хәкимов та комбайнчының нәкъ үзе шикелле. Ул җәйнең кызу чорында басуда беренче генә ел эшләми, узган ел комбайнчы әтисенең уң кулы булса, быел һөнәр серләренә Газинур Хәбибуллин янында төшенә. Яшьләр экипажы урып-җыю башланганнан бирле 847 тонна ашлык суктырган.

Яшьләр "Высокогорская" агрофирмасында да игенче һөнәренең серләрен уңышлы өйрәнәләр. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов, безнең районга килгәч, авыл һөнәрләренең дәрәҗәсе артуны билгеләп үтте. Әлеге очрашу булган басуда Дамир Абдуллин агрегаты да эшли иде. Үз вакытында ул әтисе үрнәге буенча игенче һөнәрен сайлаган. Дамир үзенең тәҗрибәсе һәм осталыгын ярдәмчесе Айтуган Батырханов белән дә уртаклаша. Автотранспорт көл-лиятенең 2 нче курс студенты Айтуган урып-җыюда яңа кеше түгел. Ул кечкенәдән үк техника белән мавыккан, хәзер дә һәр җәйне басуда уздыра һәм алдагы тормышын да туган авылыннан башка күз алдына китерә алмый.

Июль аенда Мамадышта узган IX нчы җәйге уеннарда Биектау командасы республиканың 31 районы арасында 6 нчы урынны алды. Командаларына иң күп баллны, һөнәри осталык конкурсындагы көндәшләрен еракта калдырып, Суыксуның яшь механизаторлары Илназ Хәкимов белән Рамис Закиров китерде. Алар андый бәйгеләрдә киләчәктә дә катнашырга һәм уңышка ирешергә әзерләр. Кем белә, бәлки 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competiriionда нәкъ менә алар - Газинур, Илназ, Рамис җиңү яулар.

Сүз уңаеннан

Биектау районында озак вакытка исәпләнгән "Авыл яшьләре" Президент программасы тормышка ашырыла. Ул барыннан да бигрәк яшь механизаторлар, терлекчеләр һәм белгечләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Биектаулылар ел саен республиканың "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында катнашучыларның алгы сафында, анда алар спортта гына түгел, ә бәлки авыл һөнәрләрен үзләштерүдә дә осталыкларын күрсәтәләр.

Белешмә

Биектау районында 45174 кеше яши. Шулардан 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәргеләр - 17903 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев