Үзебез өчен дә, республика өчен дә үстерәбез
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада урып-җыю эшләре барышын контрольдә тоту өчен республика басуларын самолеттан күзәтә. Рөстәм Миңнеханов "Правда", "Татмелиорация-Агро", "Битаман", "Әсән" һәм "Высокогорская" авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларын самолетта югарыдан күзәтеп, Дөбъязда һәм гомумән алганда районда урып-җыю эшләре барышына югары бәя бирде. Быел һава шартлары иген игүчеләр өчен шактый...
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада урып-җыю эшләре барышын контрольдә тоту өчен республика басуларын самолеттан күзәтә. Рөстәм Миңнеханов "Правда", "Татмелиорация-Агро", "Битаман", "Әсән" һәм "Высокогорская" авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларын самолетта югарыдан күзәтеп, Дөбъязда һәм гомумән алганда районда урып-җыю эшләре барышына югары бәя бирде.
Быел һава шартлары иген игүчеләр өчен шактый катлаулы булды. Җәй корылыклы башланып, июль аенда озакка сузылган яңгырлар борчыса да, игенчеләр бөртеклеләрдән шактый мул уңыш үстерә алдылар. Моның нәкъ менә шулай булуына узган атнада "Высокогорская" агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәтенә килгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да инанды. Дөбъяз игенчеләре урып-җыюда аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырышып эшлиләр. Комбайн-нарның эшләнеше югары, эш темпы арта бара. 5 августка 4428 гектарның 1050 се суктырылды, бу 25 процент тәшкил итә. Бөртеклеләр уңышы гектардан уртача 25,7 центнер чыга (район буенча - 22,1).
Бөртекле ашлык комбайннарының алтысы да эшкә, иң кызу чорда ватылулар һәм тик торулар булмаслык итеп, җентекле техник әзерлек узганнан соң гына керешкән. Комбайннар зур тәҗрибәгә ия булган квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән.
- Бездә комбайнчыларга югары җитештерүчән эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип сөйләде "Высокогорская" агрофирмасы директоры Фиркать Шәйхетдинов. - Урып-җыюда эшләүчеләрне өч тапкыр ашатабыз, автомашиналар басудан ындыр табагына һәм ашлык кабул итү предприятиесенә берөзлексез иген ташып торалар. Ягулык җитәрлек, тик торулар булмаска тиеш.
Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән очрашканда Дөбъяз игенчеләре урып-җыюны тиешле вакытында һәм югалтуларсыз уздырырбыз, дип ышандырдылар. Һава торышы гына көйсезләнә күрмәсен.
Хуҗалыкта комбайннар һәм автомашиналарга техник ярдәм күрсәтү турында да алдан кайгыртканнар: эретеп-ябыштыру агрегаты да бар, ремонтчылар да теләсә кайсы мизгелдә эшкә керешергә әзер. Биш "КамАЗ", ашлыкны комбайннардан кабул итеп, уңышны басудан алып китә, шушы машиналарның өчесе - таккычлы. Бүгенге көндә иң югары күрсәткечләр "КамАЗ" шоферлары Сөләйман Зариповта һәм Рәис Шакировта.
Сүз уңаеннан
Татарстан - күп икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында лидерлыкта баручы төбәк. Безнең аграрийлар үз продукцияләре белән бөтен республиканы тәэмин итә алалар. Биектау районының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре җитештерү-финанс эшчәнлеген 98248 гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә алып баралар. Продукция җитештерү белән 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 165 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә.
Комбайннар иртәнге 5тә эшкә керешәләр һәм моторлар гүләве көне буе һәм төн уртасына кадәр тукталып тормый. Комбайнчылар эшләрен төнге 11дә генә тәмамлыйлар. Аяз көннең һәр минуты исәптә бит. Хуҗалыкта барлык эшләр дә бердәм алып барыла.
Алдынгы комбайнчы Дамир Абдуллин урып-җыюның беренче көннәреннән үк югары хезмәт җитештерүчәнлеге белән эшли. Ул игенчеләр нәселеннән. Әтисе Госман Абдуллин гомере буе механизатор булып эшләде, һәрчак алдынгылыкта барды. Дамирның игенчелек стажы 21 ел. Хәзер ул үзе дә яшь алмаш әзерли. Янында ярдәмчесе Айтуган Батырханов, бер-берсен күз карашыннан ук аңлап эшлиләр.
- Быел игеннәр ярыйсы гына уңды. Менә бу көзге арыш басуының гектарыннан 32 центнер чыга, - диде Дамир Абдуллин.
- Эшләү өчен бөтен шартлар бар: техника ышанычлы, үз вакытында заправка ясала, тәмле ашлар белән сыйлыйлар, ярдәмчем акыллы. Хезмәт хакын үз вакытында түлиләр, - дип өстәде Дамир.
Комбайнчылар Мидхәт Зарипов һәм Рәдис Мифтахов ярдәмчеләре Ранис Әхмәдиев һәм Рафис Мифтахов белән урып-җыюның беренче көннәреннән үк югары күрсәткечләргә ирешәләр. Районда урып-җыюда катнашучылар өчен рухи һәм матди кызыксындыру чаралары каралган. Урак алдынгыларына район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин акчалата премияләр һәм котлау открыткалары тапшыра.
Бу көннәрдә районда барлык урыннарда да киң колач белән урып-җыю эшләре бара. Терлекчелек өчен азык әзерләү дә дәвам иттерелә. Хуҗалыклар бер үк вакытта кышлату чорына фермаларны да әзерлиләр.
Районның иң эре хуҗалыкларыннан берсе - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе - җәнлекчелек. Бөреле мехларына эчке һәм дөньякүләм базарда сорау тотрыклы. Нәселле яшь җәнлекләр үрчетү максатларында Татарстан Республикасы хуҗалыкларына һәм илнең башка төбәкләренә сатыла.
Казаклар авылында куяннарны интенсив үрчетүнең Европа технологиясе буенча эшләүче зур куян үрчетү комплексы - "Нәселле куян заводы" ябык акционерлык җәм-гыяте төзелде. Якын киләчәктә анда җитештерү күләмен елына 500 тонна куян итенә җиткерәчәкләр.
Районда фермерлык хәрәкәте үстерелә. Фермерлар сөт һәм ит терлекләре, сарык һәм кәҗәләр асрыйлар, ашлык җитештерәләр.
- Соңгы елларда районда 24 гаилә фермасы төзелде. "Яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм", "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" дигән республика президенты программалары буенча 14,4 млн. сумлык грант оттык. Район авыл хуҗалыгына инвесторлар җәлеп итү эше дә актив алып барыла. Бүген алар өлешенә райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 6,7 проценты туры килә. "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 400 сыерга исәпләнгән товарлыклы сөт фермасы, 300 башка исәплән-гән бозау абзары үз-гәртеп корылды һәм 100 сыерлык бозаулату бүлеге төзелде. Бу хуҗалык буенча капитал салулар күләме 181,6 млн. сумнан артык булды. Инвестор ярдәмендә Олы Кавал һәм Айбаш авыл җирлекләренә караган авылларда икенче тормыш башланды, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рә-химҗан Кәримов.
Геофизик картографик стандартлаштыру фәнни-җитештерү предприятиесе Алан-Бәксәр авылында авыл хуҗалыгы производствосын яңарта. Биредә 480 савым сыерына исәпләнгән сөт комплексы төзелә, башка җитештерү объектлары үзгәр-теп корыла һәм төзелә.
Республика башкаласына терәлеп урнашкан район Казан халкын ит, сөт, бәрәңге, яшелчәләр бе-лән өзлексез тәэмин итү бурычын тормышка ашыра. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары ел саен 4,5 - 5 мең тонна ит, 40 мең тонналап сөт, 25 мең тонна бә-рәңге һәм яшелчә саталар. Район Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша һәм продукцияне базар бәяләреннән тү-бәнрәк бәяләрдә сата.
Бүген безнең районда Торнаяз авылында Минсинә белән Ленар Латыйповларның, Ямаширмәдә Азат Әхмәтов, Фәрхәд Шаһимәрдәнов һәм Габделәхмәт Котдүсовларның, Макаровкада Мария Ванееваның крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Фермерлар, терлекчелек һәм үсемлекчелектән тыш, ипи һәм икмәк-булка әйберләре пешерү юнәлешен дә өйрәнделәр. Биектауда һәм күрше районнарда бу ризыкларны яратып алалар. Котдүсовларның тәвә кошлары фермасында "Авыл туризмы" программасы тормышка ашырыла.
Шушар авылында "Габдрахманов А.А." крестьян-фермер хуҗалыгында "заанен" токымлы 500 баш сөт кәҗәләре асрала торган заманча ферма төзелде.
Ташламалы кредитлар бирүнең халыкка зур ярдәме тия, аны районда һәр бишенче гаилә алды. Әлеге юнәлештәге эш җитештерүне һәм район кешеләренең тормышын ныгытып кына калмый, ә бәлки авылдагы яшәү рәвешен саклап калырга да ярдәм итә, үсеп килүче буынга хезмәт һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев