Биектау районында урып- җыю эшләре төгәлләнде
Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып- җыюны республиканың тагын өч районы бетерде. Алар арасында Биектау районы да бар. Биектау районында барлыгы 83,4 мең тонна ашлык суктырылган. Ашлык һәр гектардан уртача 27 центнер чыкты. Шулай ук урып- җыю тәмамланган Зәй районында 135,4 мең тонна (37ц/га) һәм Саба районында 71,2 мең тонна (31...
Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып- җыюны республиканың тагын өч районы бетерде. Алар арасында Биектау районы да бар.
Биектау районында барлыгы 83,4 мең тонна ашлык суктырылган. Ашлык һәр гектардан уртача 27 центнер чыкты. Шулай ук урып- җыю тәмамланган Зәй районында 135,4 мең тонна (37ц/га) һәм Саба районында 71,2 мең тонна (31 ц/га) уңыш җыелды.
Урып- җыю кампаниясе Алексеевск, Түбән Кама һәм Чистай районнарында да бетү алдында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев