Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өй туйлары тагын да күбрәк булыр

Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Спорт корылмалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, юллар салына. Торак йортларга аеруча зур игътибар бирелә. 2010 елдан бирле районда 200 мең квадрат метрдан күбрәк торак мәйдан сафка бастырылды. Соңгы дүрт елда гына да районда 765 квартиралы 16 йорт төзелеп, файдалануга...

Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Спорт корылмалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, юллар салына. Торак йортларга аеруча зур игътибар бирелә. 2010 елдан бирле районда 200 мең квадрат метрдан күбрәк торак мәйдан сафка бастырылды.

Соңгы дүрт елда гына да районда 765 квартиралы 16 йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Сугышта катнашканнар һәм ветеран толлары белән беррәттән, әлеге йортлардан квартиралар яшь гаиләләр, ятим балаларны торак белән тәэмин итүнең республикакүләм Президент программасы һәм социаль ипотека буенча да бирелә.

Безнең район "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" максатчан федераль программасын тормышка ашыруга актив кушылды. Анда яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә субсидияләр бирү күздә тотылган.
- Аның суммасы зур, гаилә ишлерәк булган саен, субсидия дә күбрәк бирелә, - дип сөйләде башкарма комитеттагы капиталь төзелеш бүлегенең торакны исәпкә алу һәм бүлү секторының әйдәп баручы белгече Лилия Шумкова. - Бу акча квартира, йорт сатып алырга яки аны төзергә җитәрлек. Бер кешегә якынча 250-300 мең сум туры килә.

Соңгы биш елда район территориясендә "Авылның 2013 елга кадәрге социаль үсеше" программасы буенча яшь гаиләләр өчен күп торак йортлар һәм квартиралар төзелде. 2012 елдан "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча йортлар салу эше яңартылды. Әлеге программада ир белән хатынның яше 35 тән артмаган яшь гаиләләр катнаша. 2011 елда әлеге программа буенча 4 гаилә үз йортлы булса, аннан соңгы елда андый гаиләләр 11гә җитте. Алар өчен 8 миллион сум акча бирелде. Шушы ук 2012 елда өстәмә финанслау буенча тагын 12 гаилә, 11,5 млн. сум акча алып, йорт салдылар. 2013 елда да яшь гаиләләрне тораклы итүгә акча шуның кадәр үк билгеләнде.

Узган 2014 ел өй туйларына бай булды. Шушы максатта билгеләнгән 34 миллион сум акчага район авылларында 40 яшь гаилә йорт-җирле булды. Аларның күпчелеге - авыл хуҗалыгы белгечләре, бюджет тармагында хезмәт куючылар. "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" программасында яшь кадрларны авылда төпләндерү күздә тотыла. Субсидия алган яшь белгечкә бурычлар да йөкләнә: ул авыл хуҗалыгы предприятиесендә яки авылда бюджет тармагында кимендә 5 ел эшләргә тиеш.

- Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда инде 10 гаиләгә торак төзергә яки алырга 7 млн. сумлык субсидия бирелде. Ел азагына кадәр тагын шуның кадәрле биреләчәк, - дип билгеләп үтте Лилия Шумкова.

Районда ятим балалар һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү эше дә планлы алып барыла.

Узган ел Дачное поселогында өч ятим бала барлык уңайлыклары булган йорттан квартиралы булды. Торак шартларын яхшырту исә-бендә 78 кеше теркәлгән. Хәзерге вакытта безнең район чиратта торучыларның шушы категориясен торак белән тәэмин итүнең яңа программасын тормышка ашыра башлады. Федераль акчаныц бер өлеше авыл җирендә зур булмаган аерым йортлар салу өчен дә бирелә. 60 кв. метрлы йорттан тыш, анда мунча, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен башка каралты-куралар да күздә тотылган.

Соңгы биш елда Биектау районында торак төзелеше киң колач җәйде. Мондый күренешнең күптәннән күзәтелгәне юк иде. Социаль ипотека буенча күп квартиралы йортлар һәм коммерцияле торак төзелә. Безнең район, Президент программаларында катнашып, яшь гаиләләргә, ятимнәргә, бюджет тармагында эшләүчеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә.

"Социаль ипотека" программасы буенча төзелеш, шул исәптән коммерциялесе дә, узган елны да дәвам итте. Эш бүген дә тукталып тормый. Усадта, Бөреледә, Дөбъязда, район үзәгендә һәм Биектау авылында, Коркачык станциясендә йортлар бер-бер артлы калкып кына торалар. Бу йортлар агымдагы елның дүртенче кварталында файдалануга тапшырылачак. Торакка чират торучылар тагын 8 йорттан яңа квартиралар алачак, дигән сүз. 2011 елда безнең районда 40100 квадрат метр торак файдалануга тапшырылса, 2014 елда бу сан 46837гә җитте.

Социаль ипотека буенча квартира алуга гариза биргән биектаулылар бу көннең килеп җитүен түземсезлек белән көтәләр. Тиздән Биектау район үзәгендәге Станция урамында 285 квартиралы 9 катлы (районда беренче) торак йорт әзер булачак. Анда квартираларны ветераннар, балалы яшь гаиләләр, ишле гаиләләр һәм яшь белгечләр алачак. Ә аның янәшәсендә генә 220 урынлы балалар бакчасы төзелә.

- Социаль ипотекадан башка кечкенә балалы гаиләбез квартиралы була алмас иде. Без хатыным белән уйлаштык та гариза бирдек. Тиешле взносны түләдек тә менә хәзер йортның файдалануга тапшырылуын көтәбез. Квартираны инде сайладык. Хәзергә исә кеше квартирасында торабыз, - диде бюджет тармагында эшләүче 29 яшьлек Азат.

Квартираны озак көтәсе калмагандыр инде. Тугыз катлы йорт агымдагы елның ноябрендә хуҗаларын кабул итәчәк.

сүз уңаеннан

Ятимнәр өчен андый йортлар Ямаширмә авылында да төзеләчәк. Хәзерге вакытта төзелеш өчен 3 участок әзерләп куелган, җир теркәү эшләре уздырыла. Бу йортлар 2016 елда файдалануга тапшырылачак.

белешмә

2011 елда Биектау авылының Мичурин, Большая Красная, Совхоз, Полковая урамнарында алты йорт файдалануга тапшырылды. Алардан сугышта катнашкан кешеләр, фронтовикларның тол калган хатыннары һәм социаль ипотека буенча бюджет тармагында эшләүчеләр 396 квартира алды. Район үзәгендә генә түгел, ә бәлки зур авыллардан Бөреледә, Коркачыкта, Дөбъязда, шулай ук Дачноеда да йортлар төзелә.

2012 елда күп квартиралы тагын биш йорт сафка бастырылды. Аларның 18әр квартиралы икесе - Дачное поселогында. Биредә ятим балалар тораклы булды.

2013 елда Бөреле җәнлек совхозы поселогы, Коркачык станциясе һәм Биектау авылында яшәүчеләр өй туйлары уздырды. Бу авылларда 3-5 катлы җиде йорт салынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев