КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа купюралар символлары өчен тавыш бирүдә актив катнашканнары өчен биектаулыларга рәхмәт белдерде
Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар! Россия банкының яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә актив катнашып, соңгы минутларга кадәр туган җиребез Идел-йорт алдында үзегезнең изге бурычыгызны ватанпәрвәрләрчә үтәгәнегез өчен сезгә олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Без үзебезнең башкалабыз данын танытыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Район халкы тавыш бирүдә күмәкләшеп...
-
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы
Кадерле дуслар, хезмәттәшләр, хөрмәтле авыл хуҗалыгы ветераннары! Биектау районы администрациясе, башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмебез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Агросәнәгать комплексы ул икътисадның башка өлкәләреннән бик нык аерыла. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә күп кыенлыкны җиңеп, шул исәптән чыгымчылап торган һава шартларын...
-
Биектау районы укытучысы "Татарстанның халык укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды
Казандагы "Пирамида" комплексында бүген Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана уздырыла. Республика укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән республика Премьер-министры Илдар Халиков котлый. Бүген әлеге бәйрәмдә Биектау районының Дөбьяз мәктәбе укытучысы Радик Җиһаншин "Татарстанның халык укытучысы" дигән исемгә лаек булды. Тормыш иминлеге нигезләре һәм география фәнен укытучы запастагы капитан Радик Җиһаншин Дөбьяз мәктәбендә...
-
Районның кыр эшләре көндәлеге
Хәзерге көндә авыл хуҗалыкларында 27900 га мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган. Бу планлаштырылган мәйданнан 79% дигән сүз. Районның "Битаман", "Красная Заря", "Татарстан" хуҗалыкларында көзге кыр эшләре инде тәмамланган. "Серп и Молот" хуҗалыгында да эшләр тәмамлану алдында, барлык эшкәртелергә тиешле мәйданның 98%ында эшләр төгәлләнгән. Ә менә районның "Суыксу" һәм "Правда" хуҗалыкларында...
-
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, кадерле укытучылар! Укытучылар көне уңаеннан Сезгә ихлас теләкләремне, хөрмәт һәм эчкерсез рәхмәт сүзләремне җиткерәм! Сезнең актив гражданлык позициясе, профессиональлек, укучыларга булган сизгер, игътибарлы мөнәсәбәтегез, фидакарь хезмәтегез бәя биреп бетергесез. Безнең һәрберебез үзебезнең укытучылар турында җылы хисләрне гомер буе йөрәк түрендә йөртә. Безнең һәркайсыбыз үзебезнең балаларны да безгә...
-
Рөстәм Кәлимуллин район эшмәкәрләре һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашты
Бүген Биектау районы администрациясе бинасының кече залында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Биектау районының эшмәкәрләре һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда урта һәм кече бизнес проблемаларын, хәзерге вакыттагы финнанс тотрыклыгын, шулай ук Биектау районының үсеш концепциясе турында сөйләштеләр. Һәрбер эшмәкәр һәм җитәкченең теләк-тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, Рөстәм Кәлимуллин эшмәкәрләргә беркайчан да кулларын...
-
Татарстанның тугыз районында Африка чумасы буенча карантин игълан ителде
Нурлат районында йорт хайванында Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. Татарстанда Нурлат районының Сосновка авылында Африка дуңгыз чумасы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә. Аерым алганда, Африка дуңгыз чумасы буенча карантин беренче һәм икенче куркыныч тудыручы зоналарда билгеләнгән. Беренче зонага Нурлат районындагы Сосновка...
-
Районның өлкән яшьтәге һәм эш белән мәшгуль булмаган гражданнары игътибарына!
Сезне 5 нче октябрьдә 9.30дан 12.00гә кадәр Биектау районының Мәшгульлек үзәгендә 1 нче катта булачак буш эш урыннары һәм вакант вазифалар ярминкәсенә чакырабыз. Керү һәм башка барлык хезмәтләр - бушлай. Сезне Биектау авылының Үзәк урамындагы 7 нче йортта көтеп калабыз.
-
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле биектаулылар, мөхтәрәм кардәшләр! Халыкара өлкәннәр көне алдыннан тырышлыклары һәм сабырлыклары өчен тирән рәхмәт хисләрен, аларны ни дәрәҗәдә олылавыбызны белдерү максаты белән ихтирамга лаеклы буын вәкилләренә, әти-әниләребезгә, остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Без ирешкән казанышларыгызны югалтмаска тырышабыз һәм аларны тагын да арттыру өчен мөмкин булганныңбарысын да эшлибез. Сез, лаеклы тормыш юлы үтеп,...
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте- бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын хөрмәтләячәкләр
11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан бүген 29 сентябрь Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызның " Корстон " күңел ачу сәүдә үзәгендә республика авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итә. Безнең районнан тантанада 9 кешелек делегация катнаша. Делегацияне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкли. Бәйрәм тантанасы...
-
Бездә яңа бәйге - ярату һәм хөрмәт хисләрен кем әйбәтрәк белдерә?
"Биектау" медиахолдингы укытучыларына, әби-бабайларына карата булган ярату, хөрмәт хисләрен иң үтемле, иң матур итеп чагылдыра белүчегә яңа конкурс башлап җибәрде. Ул Халыкара өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышлана. Сездән кечкенә генә (10-15 юллык) хөрмәтләү-котлау көтеп калабыз. Алар барысы да biektaw.ru сайтында урын алачак. Аңлатмаларны иң күп җыйган котлау авторына бүләк...
-
Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды (ФОТО)
Бүген Үзәк мәдәният йортында Биектау муниципаль районы Советының һәм район Башкарма комитетының XIII утырышы узды. Зур киңәшмә барышында районның мәгариф бүлегенең оештыру-хокукый формасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер мәгариф бүлеге "муниципаль казна учреждениесе" исемен йөртәчәк, ягъни учреждениенең тулы исеме: Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе булачак....
-
Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр! Сезне Россиядә 27 нче сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Баланың кечкенә чагы аның дөньяны танып-белүе, шәхес буларак формалашуы өчен аеруча мөһим чор. Аның балачагының имин һәм куанычлы булуы, киләчәктә тормышта нинди юл сайлавы нәкъ менә сездән, сезнең зирәклектән, сабырлыктан,...
-
Газетага язылу кампаниясе алдынгылары
"Высокогорские вести" һәм "Биектау хәбәрләре" газеталарына язылу чоры башланды. Бүгенге көнгә аларга 400дән күбрәк кеше язылды да инде. Алда баручы - беренче яртыеллыкка район газетасына 60 кеше язылган Дөбьяз авыл җирлеге. Икенче урында - Алан-Бәксәр, Суыксу, Иске Казан авыл җирлекләре. Беренче чиратта бу авыл кешеләре белән көндәлек аралашып эшләүче хат...
-
Бүген Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк чарада катнашачак. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатьне тыңларга 700ләп кеше чакырулы. Әлеге мөрәҗәгать көне V чакырылыш ТР Дәүләт...