АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яныңда күңелеңә нур өстәп торучылар булса...
VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова эш визиты белән Биектау районында булып китте. Татьяна Петровнаның визиты өлкәннәр декадасы көннәрендә туры килүе очраклы гына түгел. Ул Биектау районында яшәүче 98 яшьлек Шәмсеруй Низаметдинованы өлкәннәр көне белән котлады.
-
Районыбызда озын гомерле кешеләр булу һәрберебез өчен горурлык
Бөреле авылында яшәүче Зинаида Константинова октябрь аенда үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Юбилейлы туган көннәрендә кеше, гадәттәгечә, үзенең үткән язмышын, хезмәт һәм тормыш юлын тирәннәнрәк искә төшерә, хәтирәләрне яңарта. Бер гасырлык тормыш юлында Зинаида Евдокимовнага бик күпне күрергә туры килә: иң авыр еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә аның, озак еллар үлем чигендә тоткан авыруны да җиңеп чыга ул, ялгызы гына калган вакытлары да бик күп була.
-
Иң элек тирә-юньне чистарт, аннан - өеңне
Тиешле булмаган урыннарда көнкүреш калдыкларын, төрле чүп-чар калдыру авыл җирлегендә яшәүчеләрне генә түгел, Биектау муниципаль районы җитәкчелеген пошаманга салган, борчыган актуаль мәсьәлә.
-
Зур, тату гаилә тормышта ныклы терәк
Күптән түгел Чебоксар шәһәрендә Идел буе Федераль округы күләмендә уздырылган «Идел буеның матур гаиләсе-2023» дигән бәйге финалы узды.
-
Биектау районында «авыл көне»н бәйрәм итү тәртибе билгеле булды
Июнь һәм июль айларында Биектау районында «Авыл көне» һәм «Мөселман сабан туе» узачак.
-
Әйбәт кеше гасырдан артык яши
Туксан биш яшь - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дэ гасырлар буена сузылган шундый олы яшьне каршы алырга насыйп булмый. "Әйбәт кеше гасырдан артык яши", - диләр халыкта озын гомерлеләр турында.
-
Зур Починок авылы юллы була
Быел Татарстан юлларына 24 миллиард сумга якын акча “түшәячәкләр”.
-
Чернышевка авылы мәдәният йортында "Осенины" бәйрәме узды
Осенины бик күптәннән уздырылып килә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм җәй белән саубуллашуны аңлаткан. Осенины- елга нәтиҗәләр ясау чоры булып саналган. Кешеләр бу вакытта Аллаһ Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт әйткәннәр һәм киләчәктә буласы вакыйгаларны хәерле булуын теләгәннәр. 21 октябрь көнне Чернышевка авылы мәдәният йортында "Осенины" бәйрәме узды. Авылда элеккеге йолаларны...
-
Яңавыл авылында зират коймасын төзәтә башладылар
Узган атнаның ял көннәрендә Яңавыл ир-атлары авылның зират коймасын төзәтә башладылар. Эш әлегә бетмәгән, әмма ул ахырына кадәр җиткереләчәк. Референдум үткәреп, халык ризалыгын алганнан соң, шуңа өстәп дәүләт субсидиясе биреләчәген без инде беләбез. Җыелган акча күләме хөкүмәттән өстәмә кайткач, 4 тапкыр арта. Үзара салым акчасы авылда нинди максатларга файдаланылырга тиеш...
-
Коркачык мәдәният йортында кабак бәйрәме узды (ФОТО)
-
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Рәйсә Галиевага 90 яшь тулды
Бүген Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Галиева Рәйсә Зәйнулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны әлеге күркәм бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килде. Рәйсә Зәйнулла кызы Балтач районында туа. Авыр сугыш елларында язмыш аны Пермь краена китереп чыгара. Анда ул иң авыр...
-
Элеккеге классташлар бергә тавыш бирергә килгән (ФОТО)
Бүген Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге 1290 номерлы сайлау участогында кызыклы вакыйга була. Алан-Бәксәр мәктәбен тәмамлап чыгып киткән укучылар бергә җыелып тавыш бирергә дип киләләр. Барлыгы алты кеше. "Яшьләр сайлауларда беренче тапкыр катнаштылар. Ләкин шуңа да карамастан каушамадылар да, югалып та калмадылар. Ничек тавыш бирәсен дә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен дә яхшы...
-
Дачный бистәсендә "Ишегалды бәйрәме" узды!
Бүген Дачный бистәсендә "Ишегалды бәйрәме" узды. Бәйрәмнең инициаторы авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев. Чарада шулай ук Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шәйдуллиннар катнашты. Бәйрәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылды. Чернышевка мәдәният йортының "Зоринка" коллективы, җырчылардан Лилия...
-
Чыршы авылының үз “илһамы” бар
Яңа торгызылган чишмә шулай дип атала. Чишмәне шул авылда туып үскән Илһам Гарифуллин яңарткан һәм аңа үз исеменә аваздаш исем дә биргән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан иткән иде. Моның максаты да чишмәләрне һәм башка су объектларын саклап калу һәм торгызу, су...
-
Чишмәләрдә- безнең тормыш
2016 ел- Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы. Cу- моҗиза ул. Ул үзенә күрә илаһи көч, җир-ананың сөйгән баласы. Районыбыз җиренд дә елга-чишмәләр, сулыклар байтак. Әлеге шифалы сулар белән Аллаһы Тәгаләбез безне сыйлаган. Шундый чишмәләргә бай авылларның берсе- Яңавыл авылы. Борынгы заманнарда бозлык чорында безнең якларда булган боз таулары Төньяк Көнбатышка...