Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Чыршы авылының үз “илһамы” бар

Яңа торгызылган чишмә шулай дип атала. Чишмәне шул авылда туып үскән Илһам Гарифуллин яңарткан һәм аңа үз исеменә аваздаш исем дә биргән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан иткән иде. Моның максаты да чишмәләрне һәм башка су объектларын саклап калу һәм торгызу, су...

Яңа торгызылган чишмә шулай дип атала. Чишмәне шул авылда туып үскән Илһам Гарифуллин яңарткан һәм аңа үз исеменә аваздаш исем дә биргән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан иткән иде. Моның максаты да чишмәләрне һәм башка су объектларын саклап калу һәм торгызу, су хайваннарын, үсемлекләрен саклап калу, халык өчен уңайлы шартлар тудырудан гыйбарәт.

Агымдагы ел башында Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларына муниципаль берәмлекләр территорияләрендә Су саклау зоналары кысаларында чаралар үткәрү буенча эшләр оештыру тәкъдим ителгән иде. Мондый әһәмиятле эшкә Биектау районы халкы бик теләп кушылды. Кайбер авылларда чишмәләрне, сулыкларны чистарту, торгызу "бергәләп финанслау" принцибы белән эшләнсә, икенчеләрендә исә аерым шәхесләр башлангычы белән тормышка ашырыла.

Күптән түгел Чыршы авылында тантаналы рәвештә "Илһам" чишмәсе ачылды. Алдан әйтеп үткәнебезчә, чишмәне авылдашлары, Чыршы авылында туып үскән Илһам Гарифуллин үз көче белән яңарткан. Әлеге чишмәне яңарту турында ул инде күптән хыялланган булган. Һәм ул изге Корбан бәйрәме алдыннан авылдашларына бетмәс-төкәнмәс шатлык бүләк итә - шифалы сулы чишмәне матур итеп яңадан торгыза.

- Без шул чишмәнең тәмле суын эчеп үстек. Аның суы үзгә. Ул суда пешкән ризык та үзенә бер төрле тәмле килеп чыга. Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр гел шул суны яратып кулландылар. Бүген инде әти-әниләребез дә гүр иясе. Чишмәне алар рухына багышлап яңарттым. Чишмә янына килсәм балачак, яшьлек хатирәләре яңара.

Чишмә ачу тантанасы бәйрәм төсен алды. Аны Березка авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина авыл халкы өчен махсус шулай оештырды. Өлкәннәр чәй табыны артында яшьләр көче белән әзерләнгән концерт программасын да карадылар. Ә Гарифуллиннар гаиләсенә авыл җирлеге башлыгы халык исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк - чәйник тапшырды. "Чишмә суын сезгә рәхмәтле булган авылдашларыгызны искә алып, шушы чәйниктән эчегез". Эльвера Әхмәдуллина янәдән халыкка мөрәҗәгать итеп:" Үсеп килүче буынга әлеге вакыйга бик зур үрнәк булып тора. Кая гына китсәгез дә, үзегезнең кече ватаныгызны онытмагыз, аны барытик бергәләп алынганда гына матурлап, ямьләндереп була. Илһам - минем күршем. Без бергә уйнап үстек. Бүген аның кулы, көче кергән борынгы чишмә яңача челтери башлады. Авыл халкы өчен бу әйтеп бетергесез зур шатлык", - диде авыл җирлеге башлыгы.

Авыл аксакаллары әйтүенчә, Чыршы авылы чишмәләргә бай булган. Минераль сулы чишмәләр дә бар, диләр алар. Элек аларны тозлы су дип йөрткәннәр. Ул суны терлекләргә эчергәннәр. Бүгенге көндә табигать үзе биргән шифалы байлыкны яңадан торгызу турында хыяллана авыл халкы. Теләк барда, беләк карышмый, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев