Районыбызда озын гомерле кешеләр булу һәрберебез өчен горурлык
Бөреле авылында яшәүче Зинаида Константинова октябрь аенда үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Юбилейлы туган көннәрендә кеше, гадәттәгечә, үзенең үткән язмышын, хезмәт һәм тормыш юлын тирәннәнрәк искә төшерә, хәтирәләрне яңарта. Бер гасырлык тормыш юлында Зинаида Евдокимовнага бик күпне күрергә туры килә: иң авыр еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә аның, озак еллар үлем чигендә тоткан авыруны да җиңеп чыга ул, ялгызы гына калган вакытлары да бик күп була.
Зинаида Константинова Питрәч районы Белкино авылында туа. Гаилә күп балалы була, ә Зинаида иң өлкән бала булып дөньяга килә. Аннан соң 4 энесе туа. Бүгенге көндә аларның берсе дә исән түгел инде.
“Сугыш еллары аеруча авыр булды, - дип искә ала Зинаида Евдокимовна. – Авылның бер төркем кызларын Буа районына окоп казырга җибәрделәр. Безнең линия зыярат өстеннән уза иде. Җан өшеткеч күренешләр бүгенгә кадәр күз алдында. Көнне төнгә ялгап эшләгәнгә, бик арыта иде. Кул эше, җир эше болай да хәлсез гәүдәне тагын да йончыта иде”.
Көзге, кышкы чорларга туры килгән эш кызның сәламәтлегенә нык кына зыян сала. Зинаида авырып китә. Аның үпкәсе кабара. 9 ай буе авыр хәлдә хастаханәдә ята ул. Табиблар яшь кыз гомере өчен көрәшәләр, ул вакыттагы медицинаның алдынгы алымнарын кулланып, аны “теге дөньядан” кайтаралар. Зинаида хастаханәдә яткан вакытта әтисенә сугышка чакыру кәгазе килә һәм ул фронтка китә. Әмма озак та үтми, авыр сугышларның берсендә әтисе һәлак була. Туганнары үлеме турында кара кәгазь генә ала.
“Минем иң төпчек энем тумыштан сөйләшә белми торган булып туды, аның колагы да ишетми иде. Әниебез аны тәрбияләде. Әмма әтиебез дә һәлак булганнан соң әниебез озак түзмәде, ул да якты дөньядан китеп барды. Сугыш елларында күргән михнәтләр беркайчан да эзсез югалмады. Бер-бер артлы тылда үзен аямыйча эшләгән хатын-кызлар да дөньядан китә барды. Әнием үлгәч мин гаиләдә иң өлкән кеше булып калдым”, - дип искә ала Зинаида Евдокимовна Константинова.
Көчле рухлы кыз авырлыкларга бирешми. Үзенең энеләренә дә ныклы терәк була ул. Озакламый Зинаида кияүгә чыга һәм улы Николай туа. Әмма 1953 елда алар ире белән аерылышалар һәм Зинаида Евдокимовна улы белән Бөреле җәнлек совхозы бистәсенә күчеп килә.
“Зинаида Евдокимовна белән без күптән таныш, - дип искә ала аның күршесе Анна Осина. – Төгәлрәк итеп әйтсәк, 1975 ел иде ул. Шул елдан бирле без күршеләр булып яшибез. Андый ачык йөзле, игелекле күршеләр һәркем өчен бәхет инде ул. Зинаида Евдокимовнаның улы үпкә чире белән авырып киткәч, мин аларга еш керә идем. Улы Николай әйтте миңа шунда: “...әнине ташлама, зинһар”. Улының сүзен беркайчан да онытмадым, һәрвакыт Зинаида Евдокимовна янына кереп, хәлен белеп, аңа булышып торам”. Улы Николай үлгәненә дә 5 ел вакыт узган инде. Зинаида Евдокимовна Биектау районының «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә. Аңа аерым социаль хезмәткәр билгелиләр.
“Бәхетемә, мине дәүләт онытмый, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Алар булмаса күптән киткән булыр идем инде”, - ди Зинаида Евдокимовна. Анна Осина да күршесе шатлыгын уртаклаша: “ Социаль хезмәткәр Эльмира аңа зур ярдәмче, үзе белән һәрвакыт элемтәдә, өй эшләрен башкара, ашата-эчертә, чистарта. Шатланып бетә алмыйбыз”.
2020 елда Зинаида Константинованың сәламәтлеге начарая башлый. Бер елдан соң ул егылып урын өстенә кала, озак кына реабилитация үтә. Соңгы вакытларда социаль хезмәткәр Эльмира ярдәме белән Зинаида Евдокимовнаның сәламәтлеге яхшыра башлый.
“Минем әбием әкренләп булса да ашый башлады, үз көче белән утыра, йомышын үтәргә туалетка бара. Шулай йөрүенә миннән дә ныграк шатлана әле ул”, - ди социаль хезмәткәр Эльмира Инельевна Илькевич.
Эльмира юбиляр янына көнгә ике мәртәбә килә. Социаль реабилитация күнегүләрен үткәрә, ашата, өен чистарта, киемнәрен, урын-җирен юа, үтүкләп җәя, кигертә.
«Минем Зинаида Евдокимовна ялкау түгел, хәрәкәтчән. Ялкау кеше 100 яшькә кадәр яши дә алмас иде. Нәкъ менә шундый хатын-кызлар җилкәсенә калган тыл сугышта фашизмны җиңәргә этәргеч биргәндәдер, бәлки. Алар буыны сугыш елларыннын соң илебезне торгызган буын. Беләкләре генә түгел, йөрәкләре, рухлары белән чыныккан буын. Ул миңа әбием кебек якын”, - ди социаль хезмәткәр Эльмира Илькевич. Без дә юбиляр белән озак кына сөйләшеп утырдык. Аның янына Эльмира килеп утыргач, Зинаида Евдокимовнаның иреннәренә елмаю иңде, күзләрендә очкын кабынды. “Үз кызым кебек якын ул миңа”, - дип Эльмираның кулларын кысып алды.
Алинә Камалиева, Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев