Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Яңавыл авылында зират коймасын төзәтә башладылар

Узган атнаның ял көннәрендә Яңавыл ир-атлары авылның зират коймасын төзәтә башладылар. Эш әлегә бетмәгән, әмма ул ахырына кадәр җиткереләчәк. Референдум үткәреп, халык ризалыгын алганнан соң, шуңа өстәп дәүләт субсидиясе биреләчәген без инде беләбез. Җыелган акча күләме хөкүмәттән өстәмә кайткач, 4 тапкыр арта. Үзара салым акчасы авылда нинди максатларга файдаланылырга тиеш...

Узган атнаның ял көннәрендә Яңавыл ир-атлары авылның зират коймасын төзәтә башладылар. Эш әлегә бетмәгән, әмма ул ахырына кадәр җиткереләчәк. Референдум үткәреп, халык ризалыгын алганнан соң, шуңа өстәп дәүләт субсидиясе биреләчәген без инде беләбез. Җыелган акча күләме хөкүмәттән өстәмә кайткач, 4 тапкыр арта. Үзара салым акчасы авылда нинди максатларга файдаланылырга тиеш булса, шул эшләрне башкаруга тотылачак. Яңавыл халкы да нәкъ менә зират әйләнәсендәге койманы төзәтергә килешә. Халык һәрбер җирлектә мондый референдумнар уздырылырга тиеш дип саный, чөнки авылларыбызда хәл итәсе проблемалар шактый. Бюджет акчасы гына бу мәсьәләне хәл итәргә җитми. Ә мәчетләрне, зиратларны карап тору өчен бюджетта, гомумән, акча каралмаган. Күп урыннарда су проблемасы да бар. Яңавылда яшәүчеләр быелгы референдум акчасын шулай ук авылдагы чишмә-коеларны карауга да тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев