Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Зур Починок авылы юллы була

Быел Татарстан юлларына 24 миллиард сумга якын акча “түшәячәкләр”.

 

Биектау районы Зур Починок авылына керү юнәлешендә яңа асфальт юл салыначак.  Ел ахырына кадәр республикада юлларның озынлыгы тагын 88 чакрымга артачак. Шул исәптән, Татарстандагы 28 авылны олы юлга тоташтырмакчылар. Әле булганнарын да карап торырга кирәк. Республикада юлларны ямау эше башланган. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, агымдагы елда республикада юл эшләре программасын тормышка ашыруга 23,9 миллиард сум акча тотылачак. Быелга саласы акчаның исә 12 миллиарды төзекләндерүгә сарыф ителәчәк. Яңалары 2 миллиард сумга төшсә, төбәк автомобиль юлларын карап тору өчен тагын 4 миллиард сум акча кирәк булачак. “Республикадагы 28 авылга, 27 гаилә фермасына һәм 19 бакчачылык ширкәтенә керү юлы салыначак”, – дип сөйләде Артем Чукин “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев