Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Дачный бистәсендә "Ишегалды бәйрәме" узды!

Бүген Дачный бистәсендә "Ишегалды бәйрәме" узды. Бәйрәмнең инициаторы авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев. Чарада шулай ук Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шәйдуллиннар катнашты. Бәйрәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылды. Чернышевка мәдәният йортының "Зоринка" коллективы, җырчылардан Лилия...

Бүген Дачный бистәсендә "Ишегалды бәйрәме" узды. Бәйрәмнең инициаторы авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев. Чарада шулай ук Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шәйдуллиннар катнашты.

Бәйрәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылды. Чернышевка мәдәният йортының "Зоринка" коллективы, җырчылардан Лилия Борһанова, Айзат Шакиров һәм Самвел чыгыш ясадылар.

Балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылды, хәтта батут та бар иде. Балалары белән җергә әти-әниләр дә биеп-җырлап кичләрен матур уздырдылар. Бистә халкы бүгенге кебек зур бәйрәмнең беренче тапкыр уздырылуы турында әйтеп киттеләр. Киләчәктә ешрак җыелырга кирәк дигән фикер әйттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев бүгенге кебек бәйрәмнәр беренчедән, бистә халкына бер- берсе белән танышыр, аралашыр өчен зур мөмкинлек, икенчедән, район җитәкчелеге белән рәсми булмаган мохиттә аралашу мөмкинлеге тудыра. Аның фикеренчә әлеге очрашуларның кайсы берләрендә көн кадагындагы проблемаларны тиз генә хәл итү мөмкинлеге дә бар.

Руслан Ямалиевсүзләренә караганда, бәйрәмдә 200 дән артык кеше катнашты. Бәйрәмгә килгән һәрбер кунакны коймак, тәмле кайнатмалар, тәм- том һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев