Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Әйбәт кеше гасырдан артык яши

Туксан биш яшь - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дэ гасырлар буена сузылган шундый олы яшьне каршы алырга насыйп булмый. "Әйбәт кеше гасырдан артык яши", - диләр халыкта озын гомерлеләр турында.

Бүген, 20 ноябрь көнендә Биектау муниципаль районының Бөреле авыл җирлегендә яшәүче «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениясе” социаль хезмәттән файдаланучы Аристова Анастасия Александр кызын юбилее - 95 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Г. Минаева, шулай ук Бөреле авыл җирлеге башлыгы Т.Баһаутдинов килделәр. Юбилярга чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Бик бәхетле кешеләр генә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә алалар. Ә менә шушы матур көнгә кадәр яшәүчеләр искиткеч бүләкләр көтми, аларны онытмауларына һәм тәбрик итүләренә дә алар шат.

 

А.Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев