Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алинә Даутова: “Шулай да мин хыял белән түгел, максат белән яшәргә тырышам...”

Яшь башкаручы Алинә Даутова халык арасында “Җуймам микән сабырлыгым” дип аталган җыры белән танылды. Күпләр еллар буе яулый алмаган биеклеккә ул шулай кыска гына вакыт аралыгында күтәрелде. Танылган җырчы кызыбыз тумышы белән Коркачык станциясеннән. Хәзерге көндә туган җиребездә балаларга вокал дәресе бирә. Бүген безнең әңгәмәдәш - “Ак күлмәгем”, “Дәшми уздың”, “Ямаширмә”, “Икебезгә бер үк яр” һәм башка популяр җырларны башкаручы, чибәр, моңлы сандугачыбыз Алинә Даутова.

- Алинә, хәерле язгы көннәр белән сине! Иҗат кешесенең кәефе табигать күренешләренә бәйле, диләр. Бүгенге кебек язгы кояш күренүгә кәеф яхшырамы? Гомумән, яз кешесеме син?

- Хәерле көн, Гүзәлия. Минем иҗатыма хөрмәт күрсәтеп, үзегезгә кунакка дәшүегез өчен бик зур рәхмәт. Миңа килгәндә, барлык ел фасылларын да яратам. Туган көнем кыш аенда булгач, ул да күңелгә бик якын. Табигатьнең җәе дә, көзе дә матур. Чыннан да, яз айларын бик яратам. Гомумән, тормышны яратып яшәргә кирәк ул. Аллага шөкер, бүген дә йокыдан исән-имин генә уяндым дип сөенәм. Кояшлы көн булса, кәеф бөтенләй икенче була инде. Яңгырлы көндә, өйдә яраткан фильмны карап, кофе эчеп, назланып кына утырасы килә.

- Безнең чакыруыбызны кабул итеп килүең өчен бик зур рәхмәт, Алинә. Безнең “Биектау Fm” киңлекләрендә “Якташлар” дип аталган яңа сәхифә башланып китте. Биектау үзәк китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге сәхифәнең кунаклары - яшь, талантлы, төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән егет-кызларыбыз. Алинә Даутова татар эстрадасына бер шаукым булып килеп керде. Исемең кыска гына вакыт аралыгында популярлыкка иреште. Бу безнең өчен генә шулай тиз булдымы, әллә инде уңышка озак килдеңме?

- Дөресен генә әйткәндә, беркайчан да мин популяр дип уйлап, горурланып йөргәнем юк. Гадәттә сәхнә кешесен масаючан, тәкәббер дип уйлыйлар. Минем белән якыннан аралашкан кеше: “Алинә, син шулхәтле гади икәнсең!” - дип әйтә. Зур сәхнәгә ясаган адымнарым хакында сүз башласам, иҗатымда, әлбәттә инде, “Җуймам микән сабырлыгым” җыры зур роль уйный. Ул җырны яздыргач, мине “Барс Медиа” компаниясе күреп алды. Ул чорда алар продюсерлык Үзәге булып тордылар. Бәлки шул вакытта мин кеше җырын җырлаган булсам, алар миңа игътибар да итмәгән булырлар иде. Шуңа күрә һәрбер кешенең үзенең шәхси стиле булырга тиеш. Яңа җырымны ишетүгә алар аны бик яраттылар, үз иттеләр.

- Бу берәр бәйге идеме, әллә концертмы?

- Ул “Йолдызлар фабрикасы” кебек бер бәйгедә иде. Шунда алар минем түбән тавышыма, әлеге җырга зур кызыксыну белдерделәр. Алга таба яңа җырлар яздыру процессы башланды. Мин төрле концертларга чакыру алдым. Радио киңлекләрендә җырым яңгырый башлауга, тамашачылар да үз итте.

- Бу бит романтик киноларга хас очрак. Күпләрнең балачак хыялы.

- Әйе, балачагымда мин дә таракны микрофон итеп җырлап йөрдем. Хәтерлим: миңа ул вакытта 5 яшь иде. Безнең өйдә “Мунча ташы” эстрада театрының кассетасы бар иде. Мин кечкенә чагымнан оста итеп пародияләр ясый беләм. Безгә кунаклар килүгә: “Алинә, әйдә, пародия күрсәт инде дисәләр”, мин дәртләнеп бии, җырлый башлый идем. Гәрчә, холкым буенча мин бик оялчан, тыйнак бала идем. Балалар бакчасында да күбрәк ялгыз гына йөрергә яраттым. Кечкенә чагымда Нәфкать абыйның җырын үзалдыма җырлап утырган видео әлегәчә исән. Кеше карый башлау белән туктап калам мин анда.

- “Җуймам микән сабырлыгым” җырын ничек таптың? Гаҗәеп җыр бит ул.

- Әйе, ул җырны миңа барыбызга да бик яхшы таныш, талантлы, иҗат җанлы Тәслимә Низами язып бирде. Бүгенге көндә ул Нагорный бистәсендә гомер кичерә. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне җырчы булырмын дип уйламаган да идем.

- Ни өчен иҗат юлын сайладың?

- Әни мине музыка училищесына БДИ бирә алмассың, дип алып килде. Ул чакта мәгариф системасында имтиханның әлеге яңа төре чыккан вакыт. Барлык укытучылар да “Балалар БДИны бирә алырмы инде?!”, - дип борчылып тордылар. Мин үзем Коркачык станциясендә укыдым. Мине укыткан барлык укытучыларыма да шушы урында кайнар сәлам юллыйм. Үзем яшьлек кайнарлыгым белән бернәрсәдән дә курыкмасам да, әни минем өчен куркып училищены кулайрак күрде. Әнине күпме генә үгетләсәм дә, ул сүзендә нык торды. “Әни, завучны 5 минут көтәбез дә, чыкмаса, бу минем юлым түгел” дигәч, әни дә күнде. Шул мәлне, бер минут та үтмәгәндер, завуч каршыбызга чыгып, елмаеп: “Давай, лапулечка” дип, мине директорга алып кереп китте. Минем тавышымны тыңлап карап, алдылар. Таныш булмаган кыз балага шулай җылы итеп дәшүләре минем дә күңелемне эретте. 1-2 курс белем алганнан соң, җыр яздыру турында уйлый башладым.

- Тәслимә Низами белән юлыгыз ничек кисеште соң?

- Тәслимә апа минем әнинең якташы. Икесе дә Саба ягыннан. Шулай ук әтием ягыннан апам аның белән күрше торалар. Апам киңәше белән Тәслимә апа янына килдек. Ул иң әүвәл минем тавышымны тыңлап карады. Шуннан соң: “Сеңлем, шушы җырымны җырламыйсыңмы?”, - дип, миңа тәүге җырымны тәкъдим итте. Без әни белән аның сүзләренә гашыйк булдык. Сүз уңаеннан, әлеге җырны Гүзәл Уразова алырга тиеш булган. Тәслимә апа аны миңа бирде. Аралашу барышында җырның тарихын, хис-кичерешләрен сөйләде. Мин хыялый җанны әсир итте ул вакытта Тәслимә апа. Аннан соң үзенең концерт программасына дәште. Әле дә исемдә: рок йолдызлары кебек прическа ясап, күлмәк киеп, түбән тавыш белән чыгыш ясап шаккатырган идем (көлә).

- Сәхнә образын тудырганда кеше фикеренә колак саласыңмы?

- Юктыр, мөгаен. Гадәттә, теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләрне сораштырам да, уңай җавап алмасам, киресенчә, үзем аларга аңлата башлыйм кебек. Шуңа күрә ирем дә, дусларым да күбрәк дәшми калу ягын карыйлар.

- Тоемлау хисең югарымы?

- Бар дип саныйм, Гүзәлия. Кешенең язмышына аның туган көне, туган вакыты, исеме, барысы да тәэсир итә дип саныйм. Мин йолдызнамә буенча - Кәҗә һәм Кәҗәмөгез. Шуңа күрә кайчагында кирелегем дә бар. Ләкин бик күпләрдән аермалы буларак, әгәр үземнең дөрес түгеллегемне аңлыйм икән, мин үз фикеремнән кайтам. Кеше белән үземне азрак сабырсыз, дорфа тотсам, эчтән тынгысызланам. Аңа начар мөнәсәбәт күрсәтсәм, ялгышлыгымны аңлап, икеләтә яхшылык кыла алам.

- Кешенең язмышы карында ук языла, диләр бит. Белүебезчә, син - Коркачык кызы. Балачак, мәктәп елларыңны сагынасыңмы? Үзеңнең яшеңне яшерә торганнарданмы?

- Мин 1991 елның 27 декабрендә тудым. Тумышым белән Коркачык станциясеннән. Иң башта әти-әни белән тулай торакта яшәдек. Озак та үтмәде, әтиәни үз йортыбызны булдырды. Минем Алмаз исемле абыем бар. Әниемнең исеме - Сиринә, әтиемнең исеме - Азат. Мәктәп еллары бик җылы хатирәләр булып истә калган. Бөтен укытучыларымны да хәтерлим. Бүгенге көндә үземнең кызым белән шөгыльләнгәндә остазларымның эш алымнары, киңәшләре искә төшә. Мин аларның барысына да бик зур рәхмәтле. Венера Шамил кызының чибәрлегенә таң кала идем. Алар минем өчен һәрчак үрнәк булдылар.

- Яраткан фәнең бар идеме?

- Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәрен бик ярата идем. Рус телен дә бик яратып үзләштердем мин. Барлык сорауларга да, кул күтәреп, иң беренче җавап бирүчеләр рәтендә булдым. Ләкин әни авыл кызына икенче тел авыр биреләдер, дип борчылды. Шуңа күрә әти-әниләргә киңәшем шул: балагызның мөмкинлекләренә ышаныгыз. Сез балагызның сәләтенә ышанмасагыз, ул үзе дә шундый булып үсәчәк. Минем очракта алай булды дип әйтә алмыйм. Мин һәрвакыт үземнең булдыра алачагымны сизә идем. Эш барышында да ачык күренә: кайбер талантлы балаларның әти-әниләре куркып калалар, икенчеләре, киресенчә, баласы җырлый беләме-юкмы, кая гына алып бармыйлар.

- Мәктәптә һәр бәйрәмдә дә җырлаучы укучы булгансыңдыр син?

- Әйе. Безнең музыка укытучысы Ләйсән Сәгыйтовна иде. Ул бик талантлы мөгаллимә. Аның үз-үзен тотышы сокландыра иде. Авыл мәктәбендә аның кебек фортепианода уйнап белем биргән укытучылар санаулы. Ул минем тавышымны күреп алды. Төрле бәйгеләргә алып барды. Ул булмаса, бәлки, башка юлдан киткән булыр идем.

- 12 яшеңдә Биектауга концерт куярга килгән җиреңнән адашып йөргәнсең икән? Сөйлә әле.

- Әйе, Биектау мәдәният йортында концертта чыгыш ясарга тиеш идем. Кулыма сәхнә күлмәкләрен алып, электричкага утырып, район үзәгенә киттем. Тиешле тукталышта чыкмый калып, мин ялгышлык белән Киндерлегә кадәр барып җиттем. Икенче электричка бик соң гына килә икән. Шулвакыт еламыйча гына, кулыма күлмәкләремне күтәреп, кар ерып, урман аша киттем. Адаштым. Куркуга төшеп, елап җибәрдем. Үзем салган сукмактан кире юлга чыктым. Шулай итеп, күп маҗаралар белән концертка килеп төштем. Мәктәпкә минем юклыкны хәбәр иткәннәр. Бөтен халык мине эзләргә керешкән. Кайтып кергәч: “Кайда идең син?”, - диләр. Аннан соң сөйләрмен дип, тиз-тиз җырымны кабатлый башладым (көлә).

- Шоу-бизнес үзе карурман дисәм, ялгышаммы? Төрле хәлләрдән дә чыгу юлын таба белгән холкың күп ярдәм иттеме тормышта?

- Әйе, шулай. Аннаң соң, беләсеңме, мин беркайчан да эстрада тормышы белән кызыксынып, кешенең шәхси хәлләрен төпченеп яшәмим. Минем өчен ирем, балам, әти-әниемнең саулыгы мөһим. Шуңа да мин эстрада кагыйдәләре буенча яшәмәдем.

- Бүгенге көндә эстрадада тәнәфес алдың кебек. Яңа җырлар яздырасыңмы? Ниләр белән мәшгульсең?

- Ял алдым дисәң дә, дөрес булыр. “Барс Медиа” компаниясе белән контрактым тәмам. Бүгенге көндә яңа җыр өстендә эшлим. Банкетларда чыгыш ясыйм.

- Җырны табып, зәңгәр экраннарга чыгару өчен күпме вакыт кирәк?

- Кимендә 2 ай. Барысы да финанс мәсьәләсенә бәйле.

- Син башкарган җырлар барысы да бик салмак, тирән мәгънәле. Тормышта авыр мәхәббәт кичергәнең бармы?

- Әйе, мин уйландыра торган, тирән мәгънәле җырларга өстенлек бирәм. Репертуарымда андыйлар байтак булса да, җавапсыз мәхәббәт кичергәнем булмады. Ул яктан да бик бәхетле мин. Шулай да мин җырлаганда ихлас башкарырга тырышам, җаным аша үткәрәм.

- Районда талантлы балалар күпме?

- Әйе, аз түгел. Бары тик үз юлларын сайлаганда бөтенесен дә төптән уйласыннар иде. Җыр өлкәсе икән, аның авырлыгын да, җиңеллеген дә үлчәсеннәр иде. Бүгенге көндә акча мәсьәләсе дә соңгы урында түгел. Синең һөнәрең җаныңа рәхәтлек тә китерергә, бигрәк тә гаиләңне туендырырга тиеш, дип саныйм. Кайбер яшьләрнең әти-әни җилкәсендә утырулары бик кызганыч.

- Зур хыялың бармы?

- Бар, Гүзәлия. Матди хыялларым күпләрнеке кебек: йорт, машина, төрле уңайлыклар. Шулай да мин хыял белән түгел, максат белән яшәргә тырышам.

- Ризыкны йөргән аяк таба шул. Алинә, ихлас, гади, җылы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт. Теләкләрең?

- Барыгызга да саулык телим. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч, җаннарыбыз имин булсын. Аралашып, бер-беребезнең кадерен белеп яшик.

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев