Чолпон-Ата ипподромында узган тантанада 2028 нче елда Казанда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары булачагы рәсми рәвеште игълан ителде.
Уеннар символы Казанга тапшырылды
Кыргызстан Министрлар Кабинеты рәисе Адылбек Касымалиев уеннар символы булган коокорны — кымыз саклау өчен кулланыла торган традицион күн фляганы — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россия спорт министры урынбасары Алексей Морозовка тапшырды. Әлеге әйбер кыргыз халкының көнкүрешенә генә түгел, матди булмаган мәдәни мирасынa да бәйле мөһим элемент булып санала.
Казан уеннарны үткәрүгә әзерләнә
Россия җыелма командасы VI Уеннарны медальләр исәбендә өченче урында тәмамлады. Спортчылар 7 алтын, 7 көмеш һәм 20 бронза медаль яулады, команда составында илнең 33 төбәгеннән 236 спортчы чыгыш ясады. Алексей Морозов Казанның халыкара ярышлар үткәрүдәге зур тәҗрибәсе, шул исәптән 2013 елгы Универсиада һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру тәҗрибәсе, турнирны лаеклы кабул итәргә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары күчмә цивилизация халыкларының традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга багышланган. 2026 елда Кыргызстанда узган уеннарның рәсми ачылышында Россия Президенты Владимир Путин катнашты.
Кыргызстан ягы Казанга тәҗрибә белән уртаклашырга һәм Татарстанга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер булуын раслады.
Нет комментариев