Татарстан Рәисе өч һәм аннан да күбрәк бала берьюлы туган гаиләләргә бирелә торган бер тапкырлык һәм айлык түләүләр күләмен арттыру турында указ имзалады.
Бер тапкыр бирелә торган түләү артты
Яңа указ нигезендә, өч игезәк яки аннан да күбрәк бала туганда, гаиләгә берьюлы 100 мең сум түләнәчәк. Моңа кадәр һәр балага 10 мең сум бирелә иде, ягъни өч игезәк бала туган очракта ата-ана 30 мең сум ала иде. Шулай итеп, бер тапкыр бирелә торган түләү өч тапкырдан да күбрәк артты.
Өч игезәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие дә үзгәрде. Хәзер һәр балага 1,5 яшь тулганчы Татарстанда мөрәҗәгать иткән көнгә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләмендә түләү бирелә. Хәзерге вакытта бу сумма 15 615 сум тәшкил итә. Элек һәр балага ай саен 1 мең сум түләнгән. Яшәү минимумы күләме үзгәрсә, түләү гариза бирмичә автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Ике төр пособие дә федераль һәм төбәк норматив актларында каралган башка социаль ярдәм чараларына хокукка карамастан билгеләнә.
Указ имзаланган көннән гамәлгә керә, әмма аның нигезләмәләре 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Димәк, быел башыннан өч игезәк бала туган гаиләләр дә арттырылган түләүләргә хокуклы.
Нет комментариев