Татарстанда 6 сентябрьдә Ай белән Марс якынаячак
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда 6 сентябрьдә Ай белән Марс якынаячак

6 сентябрь, якшәмбе көнне, Татарстан халкы Ай белән Марсның бер-берсенә якынлашуын күзәтә алачак.

Бу вакытта Марс Игезәкләр йолдызлыгында урнашачак, аның күренмә йолдызча зурлыгы 1,3 булачак. Шуңа күрә планетаны кичке күктә яхшы күреп булачак. Әмма Казанда Ай офык өстенә бары тик 22:58 сәгатьтә генә күтәрелә, шуңа күрә якынаюның иң югары ноктасын күзәтеп булмаячак. Ай күренгәндә дә Марс аннан ераклашып өлгермәячәк.

Марсны һәм аның иярченнәрен ничек күрергә?

КФУ Физика институты профессоры, В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев билгеләп үткәнчә, Марсны махсус җиһазсыз да күрергә мөмкин. Ул күктә кечкенә кызыл нокта булып күренәчәк, ә диаметры 10 сантиметрдан ким булмаган объективлы һәвәскәр телескоп ярдәмендә планетаның дискасын күрергә мөмкин булачак. Марсның кызгылт төсе аның өслегендәге тузанда тимер оксидлары булу белән бәйле.

Фобос һәм Деймосны күрергә теләүчеләргә профессор махсус алты почмаклы дифракция маскасын кулланырга киңәш итә. Ул телескоп объективы алдына куела һәм планета тирәсендәге якты балкуны киметә, шуның аркасында Марсның кечкенә һәм тонык иярченнәрен күрү мөмкинлеге арта. Алты ачык дифракция нурлары арасындагы караңгы урыннарда Фобосны яки Деймосны күрергә тырышып була.


Нет комментариев