Татарстанда бер атна эчендә йомырка бәясе якынча 6 процентка күтәрелгән. Хәзер дистә йомырканың уртача бәясе — 89,19 сум, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Йомырка һәм яшелчәләр кыйммәтләнгән
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган атнада помидорларның килограммы якынча 150 сумга җиткән, бәясе 5 процентка арткан. Маргарин 2,5 процентка, консервлар 2,1 процентка кыйммәтләнгән.
Бер атнада банан бәясе 2 процентка, карабодай ярмасы 1,3 процентка күтәрелгән. Шул ук вакытта кишер якынча 2 процентка арзанайган, килограммы 35,6 сумга төшкән. Чөгендернең килограммы 34,5 сум тора.
Нет комментариев