Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

шәфкатьле кешеләр бар әле

Мин үз йортым, үз хуҗалыгым белән яшим. Минем белән бергә йортым да, мунча һәм башка каралты-куралар да картая. Миңа инде 90 яшь. Быел мунча миче җимерелде, ә аннан башка берничек тә яшәп булмый. Өйдә ванна да, башка уңайлыклар да юк бит. Ярдәм сорап күпләргә мөрәҗәгать итеп карадым, әмма хәл Биектау...

Мин үз йортым, үз хуҗалыгым белән яшим. Минем белән бергә йортым да, мунча һәм башка каралты-куралар да картая. Миңа инде 90 яшь.

Быел мунча миче җимерелде, ә аннан башка берничек тә яшәп булмый. Өйдә ванна да, башка уңайлыклар да юк бит. Ярдәм сорап күпләргә мөрәҗәгать итеп карадым, әмма хәл Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга хат язгач кына үзгәрде. Ул бу эшкә "Стройтэкс" төзелеш фирмасы җитәкчесе Нәүфәл Шакир улы Дәминовны җәлеп итте.
Башка кешеләр ярдәменнән башка гына да барып чыкмады бу эш. 1 нче Биектау урта мәктәбе укытучысы Сергей Александрович Фомин үзе белән 9 нчы сыйныф укучылары Булат Мәрдәнов һәм Станислав Савиновны алып килде. Алар мичне сүттеләр, тимер мич куясы урынны әзерләп куйдылар. Мичне Александр Пожарский салды. Фирма төзүчеләре тимер мичне урнаштырып куйдылар, штукатуркаладылар. Руслан белән Тимур Искәндәровлар пар чыгарганда файдаланыла торган махсус таш кайтардылар. Мин хәзер ремонтланган, яңартылган мунчада рәхәтләнеп юына, чабына алам.
Үтенечемне кире какмаганы өчен Рөстәм Галиулла улына рәхмәт белдерәсем килә. Нәүфәл Дәминов җитәкчелегендәге төзүчеләргә һәм Сергей Александровичның үзенә, ул алып килгән егетләргә зур рәхмәт.
Форсаттан файдаланып, киң күңелле, шәфкатьле күршеләрем Римма Вафина белән Нәзирә Параниналар турында да әйтеп китәсем килә. Алар минем янга еш кереп, хәлемне беләләр, вак-төяк йомышларымны үтиләр. Кайчан гына чакырсаң да, алар ярдәм итәргә әзер.
Бу мәрхәмәтле кешеләрнең барысына да нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм бәхет телим.
Клавдия Гавриловна ЧУКЛАНОВА,
пенсионер, Биектау тимер юл станциясе бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев