Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Музейга сәяхәт

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге тәрбия карамагындагыларны Биектау Туган якны өйрәнү музеена алып барды. Сәяхәт Республика көненә багышланды. Өлкәннәребезгә районыбыз тарихы турында җентекләп сөйләделәр. Алар Туган ягыбызның атаклы кешеләре турында кызыклы мәгълүмат ишеттеләр, музейның төрле экспонатлары белән таныштылар, аннан соң күргән...

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге тәрбия карамагындагыларны Биектау Туган якны өйрәнү музеена алып барды.
Сәяхәт Республика көненә багышланды. Өлкәннәребезгә районыбыз тарихы турында җентекләп сөйләделәр. Алар Туган ягыбызның атаклы кешеләре турында кызыклы мәгълүмат ишеттеләр, музейның төрле экспонатлары белән таныштылар, аннан соң күргән һәр хезмәт коралы турында бер-берсе белән фикер алыштылар. Бу кораллардан алар кайчандыр файдаланганнар бит. Юл ерак булуга карамастан, тәрбия карамагындагылар бик канәгать калдылар һәм әлеге сәяхәтне оештырган Үзәк хезмәткәрләренә бик рәхмәтлеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев