Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Матур күлләр күп икән

"Кояшлы балачак" программасын тормышка ашыру кысаларында "Өмет" Үзәге белгечләре ишле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Балалар тимер юлына экскурсия оештырдылар. Бу турыда "Өмет" Үзәгенең социаль эш белгече Вера Авксентьева сөйли: Әлеге сәяхәт балалар һәм аларның әти-әниләре өчен экологик белем алу ягыннан да әһәмиятле булды....

"Кояшлы балачак" программасын тормышка ашыру кысаларында "Өмет" Үзәге белгечләре ишле, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Балалар тимер юлына экскурсия оештырдылар. Бу турыда "Өмет" Үзәгенең социаль эш белгече Вера Авксентьева сөйли:

Әлеге сәяхәт балалар һәм аларның әти-әниләре өчен экологик белем алу ягыннан да әһәмиятле булды. Алар республикабыздагы күлләр һәм елгалар, аларның барлыкка килү тарихы, исемнәренең нәрсә аңлатуы, язмышлары турында күп яңалыклар ишеттеләр. Мин балаларга Идел, Кама, Казансу елгалары, Кабан, Раифа, Аккош, Зөбәрҗәт, Кара, Тирән күл турында кызыклы риваятьләр сөйләдем.

Экскурсия Биектау районының Щербаковка бистәсе янында урнашкан Зәңгәр күлдән башланды. Күлнең суы салкын, җылылыгы 6 градустан да артмый. Әмма, шуңа да карамастан, коенучылар күп иде. Кешеләрне, күрәсең, күлнең үтә күренмәле, чип-чиста суы (минераллар составы буенча ул диңгез тозына тиң диярлек), зәңгәрсу төстәге балчыгы (күлнең исеме дә шуннан алынган) файдалы үзлекләре белән үзенә җәлеп итәдер.

Аннары безнең төркем Балалар тимер юлына юнәлде. "Молодежная" станциясе Юдино бистәсе янында урнашкан. "Радуга" балалар поезды тепловоздан һәм 4 пассажир вагоныннан тора. Тимер юлга өлкәннәр җитәкчелегендә балалар идарә итә. Алар машинист, проводник, диспетчер һәм контролер вазифаларын башкаралар. Смена начальнигы сөйләвеннән без вокзал янында уку корпусы булуын, теләге булган балаларның анда тимер юл эше нигезләрен өйрәнүләрен, теоретик белем алып, эшләп, тәҗрибә туплауларын һәм соңыннан ташламалы шартларда Казанның тимер юл техникумына укырга керүләрен белдек.

Поезд маршруты тукталышлар ясалган матур урман-парк зонасыннан уза. Анда пассажирларга, вагоннан чыгып, станция буйлап йөреп килү мөмкинлеге бирелде.

"Изумрудная" станциясендә Зөбәрҗәт күл дип йөртелә торган искиткеч матур сулык бар. Элек биредә ком чыгарыла торган карьер эшләгән. Аннан ком алу туктатылгач, карьерга су асты чыганакларыннан су тулган. Күл суының чисталыгы да нәкъ менә шуның белән аңлатыла. Бүген Зөбәрҗәт күл янында биек наратлар һәм чыршылар үсеп утыра. Алардан әйләнә-тирәгә тәмле ылыс исе тарала.

Күлдә су коену, чиста комда хәрәкәтчел уеннар белән шөгыльләнү, катамаранда йөрү, саф һавада иркенләп сыйлану - болар барысы да экскурсиянең күңелле дәвамы булды. Комнан патша сарайлары төзү конкурсында Бөреле авыл җирлегеннән Диана Гордеева белән Аделина Хәйруллина җиңү яулады.

Зөбәрҗәт күл - гаҗәеп матур урын, шуңа күрә дә безнең белән бергә ял иткәннәрнең барысы да бирегә тагын килергә кирәк, дигән карарга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев