Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Кайда хәрәкәт – шунда тормыш

Узган атнада безнең районда инвалид спортчылар - "Яр Чаллы - Свияжск утрау-шәһәр" дигән машиналы-атлы сәяхәттә катнашучылар булды. Безгә алар Минзәлә, Әгерҗе, Мамадыш, Арчаны узып килделәр. Биектау районы тарихи урынга илтә торган юлда соңгы пункт булды. Группаны Арча районы башлана торган урында каршы алып, башта Дөбъязга, аннары Алан-Бәксәргә озаттылар. Акция быел...

Узган атнада безнең районда инвалид спортчылар - "Яр Чаллы - Свияжск утрау-шәһәр" дигән машиналы-атлы сәяхәттә катнашучылар булды.

Безгә алар Минзәлә, Әгерҗе, Мамадыш, Арчаны узып килделәр. Биектау районы тарихи урынга илтә торган юлда соңгы пункт булды. Группаны Арча районы башлана торган урында каршы алып, башта Дөбъязга, аннары Алан-Бәксәргә озаттылар.
Акция быел да, узган елдагы кебек, мәдәният һәйкәлләрен торгызуда булдыра алганча ярдәм итү максаты белән, Татарстанның беренче Президенты, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе М.Шәймиевнең эшен дәвам иттерү өчен уздырыла. Сәяхәт барышында акча шушы максат өчен туплана һәм фондка тапшырыла.
Узышта катнашучылар сәяхәткә чыгарга теләүчеләр күп, әмма аны күп кешеле итү җиңел түгел, диләр, шуңа күрә Чаллы инвалидлары ундүрт кешеле төркем булып хәрәкәт итәләр. Дөбъязда аларны төшке аш белән сыйладылар, ә музыка мәктәбе укучылары алар өчен урам уртасында берничә номердан торган концерт та күр-сәттеләр. Төнгелеккә кунаклар Алан-Бәксәрдә калдылар. Биредә авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина һәм мәктәп директоры Надежда Галимҗанова тырышлыгы белән аларга ял итү өчен барлык шартларны тудырдылар. Ипи-тоз, якты йөз генә түгел, хәтта мунча да якканнар иде. Алан-Бәксәр авыл җирлегендә узышта катнашучылар әйбәтләп ял иттеләр, волейбол һәм баскетбол уйнадылар. Авылның бер кешесе алар өчен мунча яккан, һәм теләге булучылар анда рәхәтләнеп чабынып, арыган тәннәренә сихәт алып чыктылар.
Безнең районнан киткәнче төркем район үзәгенә килде һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин белән очрашты. Спортчы-инвалидларның "Идел-Урал" Хәйрия фонды рәисе Рәкыйп Җәүдәт улы Абделманов җылы кабул итүләре өчен биектаулыларга чын күңеленнән рәхмәт белдерде һәм район башлыгына "Яңарыш" республика фонды символикасы төшерелгән футболка белән кепка тапшырды. Биектау районы хакимиятеннән һәм "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегеннән кунакларга бүләкләр өләшенде. Акциядә катнашучыларның изге ниятле эшенә ярдәм итү максатыннан безнең район республикабызның тарихи урыннары сурәт-ләнгән, инвалид-спортчылар тарата торган картина-фоторәсемнәрне сатып алды.
... Микроавтобуслар артыннан маршрут буйлап арбалы ат та сәяхәт итә, аны акция җитәкчесе, атлы спорт мәктәбе директоры Нәсим Гыйлаҗев биргән. Шундый мәһабәт, матур йорт хайваны булу үзе үк әлеге чара белән кызыксынуны
арттыра. Шәһәрләрдә тукталган вакытларда балаларны реабилита-цияләү үзәкләренә баралар һәм авыру балаларны атка утыртып йөртеп сөендерәләр.
Актив яшәү рәвешен пропагандалаучы инвалидлар Биектаудан күзгә күренеп матурая баручы Свияжск утрау-шәһәренә соклану, әйләнә-тирәне күзәтү һәм башкалар белән танышу өчен шул юнәлешкә таба юл алдылар.

Реклама

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев