Кабатлау артык булмас
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе яңа 2012 нче ел башыннан социаль хезмәткәрләрне укыту буенча эшне яңадан башлап җибәрде. Беренче уку занятиесе электр приборлары белән эшләгәндә, биналарны җыештырганда, мичкә якканда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланды. Кагыйдәләр белән техник куркынычсызлык буенча җаваплы Н.А.Романова таныштырды. Янгын куркынычсызлыгы...
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе яңа 2012 нче ел башыннан социаль хезмәткәрләрне укыту буенча эшне яңадан башлап җибәрде.
Беренче уку занятиесе электр приборлары белән эшләгәндә, биналарны җыештырганда, мичкә якканда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланды. Кагыйдәләр белән техник куркынычсызлык буенча җаваплы Н.А.Романова таныштырды. Янгын куркынычсызлыгы тәрбия карамагындагылар белән эшләгәндә һәрвакыт мөһим. Безнең карамактагыларның күпчелеге агач йортларда яши, 316 кешедән 14 өлкән яшьтәге кеше утын яга. Моннан тыш авылларда яшәүчеләрнең күпчелегенең мунчалары мич ягып җылытыла. Тәрбия карамагындагыларны элементар куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү - һәр социаль хезмәткәрнең бурычы.
Икенче уку занятиесе "Үз хис-тойгыларың бе-лән ничек идарә итәргә?" темасына иде. Психолог Наилә Наил кызы Исламова безнең хезмәт-кәрләргә үз хис-тойгыларың белән ничек идарә итәргә кирәклеген төшендерде. Эмоциональ халәт белән идарә итүнең сере шуннан гыйбарәт ки, эмоцияләр интеллектуаль яктан идарә ителә, ягъни үзеңнең уй-фикерләрең белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк.
Яңа елда безне күп эшләр көтә. Хезмәткәрләр белән конкурслар, тәрбия карамагындагылар белән бәйрәмнәргә һәм әһәмиятле даталарга багышланган чаралар уздыру безне ел тәүлеге озата барачак.
Хезмәткәрләрне шулай ук 2012 нче елга эш планы белән дә таныштырдылар.
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев