Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Инвалидларга субсидия ташлама

2012 елның 13 апрелендә 2012 елның 23 февраленнән чыккан 153 нче "Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар турында" 2006 елның 24 мартыннан чыккан 126 нчы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән расланган "Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә" түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе...

2012 елның 13 апрелендә 2012 елның 23 февраленнән чыккан 153 нче "Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар турында" 2006 елның 24 мартыннан чыккан 126 нчы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән расланган "Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә" түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе турында положениегә үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары үз көченә керде.
"Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында" Положение нигезендә инвалидларга субсидия-ташламалар түләү инвалидлык билгеләү срогы гамәлдән чыкканнан соң туктатыла. Субсидия-ташлама түләүне яңадан торгызу ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алынган мәгълүматлар нигезендә гражданинны кабаттан инвалид буларак таныган айдан соң башкарыла.
Игътибарыгыз өчен, карар 2012 елның 13 апрелендә үз көченә кергәнлектән, югарыда күрсәтелгән норма 2012 елның апреленнән медицина-социаль экспертиза органнарында яңадан тикшерү узган инвалидларга карата гына кулланыла.
2012 елның апреленә кадәр медицина-социаль экспертиза органнарында яңадан тикшерү узган инвалидларга субсидия-ташлама билгеләр өчен гариза һәм яңа срокка инвалидлык билгеләү турында медицина-социаль экспертиза белешмәсе белән социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев