Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Янгын кисәтү җайланмасы иминлек сагында тора

Биектау районында йортларга автоном янгын кисәтү җайланмаларын бушлай урнаштыру акциясе бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм районның социаль бүлек хезмәткәрләре җайланма урнаштырыласы йортларны, фатирларны карап чыктылар.

Янгын кисәтү җайланмасын иң элек махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, аларның ялгыз калган әти-әниләре  яши торган йортларга урнаштыру планлаштырыла. Әлеге иминлек чарасы өчен акча район бюджетыннан бүлеп бирелә.

Соңгы елларда гына да социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең йортларына, фатирларына  меңнән артык җайланма урнаштырылган. Агымдагы елда тагын 40 тан артык җайланма урнаштыру планлаштырыла. Алар 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнарның йортларына куела.  Акция барышында уллары яисә ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең якыннары яши торган йортларга өстенлек бирелә.

Наилә Адаеваның офицер улы хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була. Илһам хәрби зонага чакыруны 2022 елда – үзенең туган көнендә кулына ала. Ике дә уйлап тормый, Ватанны сакларга китә. Тагын бер елдан әнисенә аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә.

“Янгын кисәтү җайланмасы безнең иминлек сагында тора, – дип башлады үзенең сүзен  Наилә Адаева. – Ирем хастаханәдән кайтты гына әле, бу җайланмага ул да шатланды. Район башлыгы Равил Фәритовичка бик зур рәхмәт. Район безне ярдәменнән ташламый. Безнең белән тыгыз элемтәдә торучы Марина, Чулпан һәм  Лилиягә дә рәхмәтебез зур. Алар ярдәме белән без җәй буе туристик шәһәрләр буйлап йөрибез”.

Асия Киняшовага  71 яшь. Ул гомере буе шәфкать туташы булып эшли. Тиздән аның гаиләсе күп фатирлы йорттан шәхси йортка күчеп китәчәк. Моннан 3 ел элек аның улы Рамазан контракт нигезендә  махсус хәрби операциягә китә. 2024 елда Красноармейск юнәлешендә барган бәрелешләрдә Рамазан батырларча һәлак була. Аңа нибары 27 яшь була.

“Без фатирдан шәхси йортка күчәбез. Иминлек җайланмаларын урнаштыручыларга чиксез рәхмәтлебез. Газ һәм төтен чыгуны кисәтә торган приборлар бик тә кирәк. Бәла аяк астында гына йөри. 60-нчы елларда бездә шундый хәл булган иде: Рамазан ае, гаилә ураза тота. Шәмсенур апа сәхәр ашар алдыннан плитәгә чәйник куя һәм бераз гына ятып торырга уйлый. Әмма йоклап китә. Чәйник кайнап чыга һәм, ташып, газның ялкынын  сүндерә. Үзе һәм тагын ике улы шунда газ белән агуланып үлделәр. Андый фаҗигале очраклар адым саен”, - ди Асия Киняшова.

“Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы һәм илебез иминлеген яклап һәлак булган якташларыбызның гаиләләре көн саен район җитәкчелегенең, социаль хезмәткәрләрнең күз уңында, - дип билгеләп үтте «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бүлек мөдире булып эшләүче Диана Гайнуллина. - Алар белән даими элемтә урнаштырылган, тормыш-көнкүрештә килеп чыккан мәсьәләләр дә тиз арада хәл ителә. Мондый гаиләләрнең йортларына бушлай янгын кисәтү җайланмасын урнаштыруны да район үз өстенә алды”.

Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы  Алексей Разгулов  бушлай иминлек приборлары кую акциясенең мөһимлеген билгеләп үтте: “Без Биектау районы башлыгы һәм Башкарма комитеты ярдәме белән өр-яңа автоном янгын кисәтү җайланмалары сатып алдык. Аларны уллары махсус хәрби операциядә катнашучы һәм шул зонада һәлак булган гаиләләрнең йортларына урнаштырырга ниятләдек”.

Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе районда  һәрвакыт актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Кызганычка каршы, агымдагы елның беренче ике аенда  да янгын белән бәйле булган гадәттән тыш хәлләр еш кабатланды.

“2025 елда безнең районда  116 янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгын вакытында 7 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булды. Тагын 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Шул сәбәпле 2026 елда без төп игътибарны профилактик эшләргә юнәлтәчәкбез. Янгын кисәтү җайланмасының янгыннар санын киметүгә йогынтысы зур”, - диде  Алексей Разгулов.

Янгын чыгуын хәбәр итә торган махсус җайланмалар коридорларга, бүлмәләргә куела. Янгын күп очракта нәкъ менә шул зоналарда пәйда була да инде. Прибор  аз гына төтен чыгуны сизгән очракта да, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып,  дөньясын онытып йоклаган кешене дә уятачак.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность извещатели пожарные Высокогорский район