Аномаль эсседә күпләр салкын суда коенырга ашыга. Әмма тикшерелмәгән сулыкларда су керү сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, дип билгеләп үтте табиблар.
Ачык суда нинди инфекцияләр йоктырырга мөмкин
Терапевт мәгълүматларына караганда, пычранган табигый сулыкларда эчәк таякчыгы, ротавирус инфекциясе, энтеровируслар, амебиаз, шулай ук А һәм Е вируслы гепатитлары йоктыру куркынычы бар. Бигрәк тә торгын сулы сулыклар хәвефле санала, чөнки эссе көннәрдә анда авыру тудыручы бактерияләр һәм вируслар тиз үрчи.
Йогыш тудыручылар организмга суны ялгыш йотканда, шулай ук лайлалы тышчалар һәм җәрәхәтләнгән тире аша үтеп керергә мөмкин. Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәтта диңгездә яки агымлы елгада коенганда да йоктыру куркынычы тулысынча юкка чыкмый.
Иң хәвефле сулыклар
Табиб сүзләренчә, суда йөзүче кошлар күп булган буалар һәм күлләр аеруча куркыныч тудыра. Алар церкариоз чыганагы булырга мөмкин.
Бу авыру «коенучы кычытуы» исеме белән дә билгеле. Ул тиредә көчле аллергик реакцияләр һәм кычыту барлыкка китерергә мөмкин.
Беренче билгеләр күренсә, нәрсә эшләргә
Табиб кисәткәнчә, суны ялгыш йотканнан соң даруларны үз белдегең белән кабул итәргә ярамый. Коенганнан соң күңел болгану, косу, эч авырту, эч китү яки хәлсезлек барлыкка килсә, мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коенганда үзеңне ничек сакларга
Белгечләр инфекцияләрдән саклану өчен берничә гади киңәшне үтәргә чакыра:
-
Коену өчен агымлы суы булган махсус җиһазландырылган пляжларны сайларга.
-
Суы «чәчәк аткан», начар ис килгән һәм ярлары куе үлән белән капланган сулыкларда коенмаска.
-
Терлек көтү урыннары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре янында урнашкан сулыклардан читтә торырга.
-
Суны йотмаска һәм аны күзләргә кертмәскә тырышырга.
-
Коенганнан соң кулларны, битне яхшылап юарга һәм душ керергә.
Балалар белән ял иткәндә коену урынын аеруча игътибар белән сайларга кирәк. Чөнки уен вакытында алар ешрак су йота, шуңа күрә эчәк инфекцияләре йоктыру куркынычы зуррак.
Нет комментариев