Россия мәктәпләрендә ясалма фәһем буенча мәҗбүри дәрес кертелә
МӘГАРИФ

Россия мәктәпләрендә ясалма фәһем буенча мәҗбүри дәрес кертелә

Киләсе уку елыннан Россия мәктәпләрендә 5–11 нче сыйныф укучылары «Ясалма фәһем һәм мәгълүмати иминлек» дигән яңа фәнне өйрәнә башлаячак. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Яңа фән кайчан укытыла башлый?

Яңа курсны икенче чиректән якынча 1 мең мәктәптә сынау тәртибендә укыта башлау планлаштырыла. Проектта берничә төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы да катнашачак. 2027 елның 1 сентябреннән фән илнең барлык мәктәпләрендә мәҗбүри булачак.

Сергей Кравцов аңлатканча, курс укучыларны ясалма фәһем кулланырга гына түгел, ә аның белән бәйле куркынычларны аңларга да өйрәтәчәк. Ясалма фәһем өй эшләрен башкару яки әзер җавапларны күчереп язу өчен түгел, ә белем алуда ярдәмче чара буларак кулланылырга тиеш.

Дәреслекләр әзерләнә, укытучылар белемнәрен арттыра

Яңа фән өчен уку әсбаплары әзерләнгән инде. 5–9 нчы сыйныфлар өчен чыгарылган «Ясалма фәһемгә кереш» дәреслеге федераль исемлеккә кертелгән. Анда укучылар ясалма фәһемнең ничек эшләвен, мөмкинлекләрен һәм әхлакый чикләрен гамәли биремнәр аша өйрәнәчәк.

Укытучылар өчен дә квалификация күтәрү программасы әзерләнгән. «Укытучы эшендә ясалма фәһем» курсы яңа уку елында башланып, Россиядәге 250 мең педагогны, ягъни барлык укытучыларның дүрттән бер өлешен колачлаячак.

Мәктәпләрдә ясалма фәһем куллану кагыйдәләре

Мәгариф министрлыгы моңа кадәр мәктәпләрдә ясалма фәһем куллану буенча методик киңәшләр чыгарган иде. Анда укытучылар һәм укучылар өчен рөхсәт ителгән гамәлләр һәм чикләүләр билгеләнгән. Уку-укыту өчен җаваплылык укытучыда кала, ә ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнгән материалларны бары тик укытучы тикшергәннән соң гына кулланырга мөмкин.

Моннан тыш, Сергей Кравцов мәгариф системасы өчен «суверен ясалма фәһем» булдыру турында сөйләде. Хәзер проект өчен технологик партнёрлар сайлана. Бу башлангыч Владимир Путинның укытучылар белән очрашуында да каралган һәм мәктәпләрне санлы технологияләр нигезендә үстерүнең мөһим юнәлешләреннән берсе дип билгеләнгән.

Мәктәпләрдә ясалма фәһем куллану кагыйдәләре

 


Нет комментариев