1 февральдән Россиядә 40тан артык социаль түләү артачак
КӨН ТЕМАСЫ

1 февральдән Россиядә 40тан артык социаль түләү артачак

Россиядә 2027 елның 1 февраленнән 40тан артык социаль түләүне индексацияләү планлаштырыла. Бу хакта Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында Хезмәт министры Антон Котяков хәбәр итте.

Пенсияләр һәм ана капиталы артачак

Планнарга караганда, иминият пенсияләре ике этапта артачак: 1 февральдән — 6,8 процентка, 1 апрельдән тагын 3,3 процентка. Гомумән алганда, түләүләрнең артуы 37,5 млн россияленә кагылачак. Икенче балага ана капиталы күләме дә артачак һәм, гаилә моңа кадәр ана капиталын алмаган булса, 1 млн сумнан артып китәчәк.

Моннан тыш, фактик инфляция дәрәҗәсенә карап, яшәү минимумы һәм аның белән бәйле социаль ярдәм чараларын индексацияләү планлаштырыла. Бу ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга социаль түләүләрне адреслы һәм вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.


Нет комментариев