Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Мәйданның яртыдан күбрәге җыелды

Август аеның икенче яртысы - хуҗалыклар өчен кызу чор. Игеннәрне дә тизрәк суктырып бетерәсе бар, терлек азыгын да күбрәк хәстәрләп калдырырга кирәк, туңга сөрүне дә озакка сузарга ярамый. Дөбъяз ягындагы хуҗалыкларда туңга сөрүдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның котлавына лаек булган беренче алдынгылар да бар инде. "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән «Т-150»...

Август аеның икенче яртысы - хуҗалыклар өчен кызу чор. Игеннәрне дә тизрәк суктырып бетерәсе бар, терлек азыгын да күбрәк хәстәрләп калдырырга кирәк, туңга сөрүне дә озакка сузарга ярамый.

Дөбъяз ягындагы хуҗалыкларда туңга сөрүдә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның котлавына лаек булган беренче алдынгылар да бар инде. "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән
«Т-150» тракторында эш-ләүче Рафис Хафизов һәм "Красная заря" авыл хуҗалыгы кооперативыннан «МТЗ-1221» тракторында эшләүче Александр Комаров шундыйлар арасында.

"Красная заря" - урып-җыюның яртысын узган хуҗалыкларның берсе. Үстерелгән уңыш әйбәт һәм игенчеләр аны югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. Хәзерге вакытта биредә бөртекле сабан культураларын җыю белән мәшгульләр. Урдыру һәм суктыру алдынгылары район ярышы шартлары нигезендә инде күп тапкырлар премияләр белән билгеләп үтелделәр.

Реклама

Олыяз механизаторы Әмир Шиһапов ургычлы "МТЗ" тракторында эшләнеш нормасын көн саен арттырып үти. Премия сертификаты аңа дүртенче тапкыр тапшырыла инде. Урдыруда Олы Починок комбайнчысы Ринат Әлмиев тә тырышып эшли. Ә суктыруда исә иң югары эшләнеш - Наил Дәүләтшин белән Виктор Ананьевта. Әлеге тәҗрибәле комбайнчылар басуда район җитәкчесенең котлауларына берничә тапкыр лаек булдылар инде. Виктор Ананьев үзенең "Дон-1500" комбайнында өч көнлек эш йомгаклары буенча чемпион булды һәм алдынгы флагы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев