Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Халык белән ихлас сөйләште

Узган пәнҗешәмбедә Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аны район буенча сәяхәттә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озатып йөрде. Башта ул Чыпчык мәктәбенә барды, укытучылар һәм укучылар белән аралашты. Бу мәктәптә күптән түгел генә капиталь ремонт тәмамланды. Ярты гасыр чамасы элек төзелгән...

Узган пәнҗешәмбедә Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аны район буенча сәяхәттә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озатып йөрде.

Башта ул Чыпчык мәктәбенә барды, укытучылар һәм укучылар белән аралашты. Бу мәктәптә күптән түгел генә капиталь ремонт тәмамланды. Ярты гасыр чамасы элек төзелгән бина өр-яңа булды. Парламент башлыгын сөендергән үзгәреш бу гына да түгел иде әле. Ул авыл укытучыларының балаларны сыйфатлы итеп укытырга да, патриотик һәм хезмәт тәрбиясе дә бирергә омтылуын югары бәяләде. Фәрит Хәйрулла улына мәктәпнең Сугыш һәм хезмәт даны музеен, мәктәп яны кишәрлеген, яңа спорт мәйданчыгын күрсәттеләр. Чыпчык мәктәбенә беренче сыйныфка баручы балалар аның кулыннан беренче портфельләрен алды.

- Мәктәбегез бик ошады. Аның үз аурасы бар, укытучыларның эшләрен яратып башкаруы да сизелеп тора, - диде ул.

Мәктәпне караганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин Биектауда район активы белән очрашты. Дәүләт Советына 14 нче сентябрьдә булачак сайлау алдыннан, республикадагы икътисади һәм сәяси вазгыять турында, бездә гамәлгә ашырылучы программалар, хәл итәсе проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.

Татарстан илебездә алдынгы урыннарның берсен били. Торак төзелеше, торак фондын капиталь төзекләндерү, газлаштыру буенча башка төбәкләргә караганда алда бара. Бүген бездә социаль юнәлешле утызга якын программа эшли. Районнарда үзәк хастаханәләр сизелерлек ярдәм алды. Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктларын бетермәделәр, киресенчә, аларны яңарталар. Модульле ФАПлар безнең районда да бар.

Яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә, өч яшьтән өлкәнрәк балаларны, аннары өч яшькәчә балаларны да урнаштыру проблемасы тиздән юкка чыгачак. Демография куанычлы: республикада балалар күбрәк туа, гомер озынлыгы да артты.

Парламент спикеры Украинадагы хәлләрнең безнең республикага да тискәре йогынты ясавын яшереп тормады. Татарстан белән Украина арасында күптәнге икътисади бәйләнешләр бар иде бит. Ләкин, аның фикеренчә, Көнбатышның санкцияләре сәүдә челтәрләрен үзебезнең җитештерүчеләр товарларына игътибар итәргә этәрәчәк. Продукция җитештерү хәлебездән килә. Санкцияләр - авыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен шанс ул.

Реклама

Хакимият партиясе чынга ашмастай нәрсәләр вәгъдә итми, әмма Татарстанның һәр районына карата аның уйланылган планнары бар. Республика алгарыш режимында яши. Планнарыбызны үтәп чыгу өчен, безгә тынычлык һәм татулыкны сакларга кирәк, диде Фәрит Хәйруллович, биектаулыларга мөрәҗәгать итеп.

Үзәк мәдәният йорты залындагы очрашу, район үзәге мәйданына ук җәелеп, "Бердәм Россия" партиясе катнашындагы халык җыенына әверелде. Анда шулай ук "Газпром трансгаз Казан" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Кантюков, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин белән Рәфкать Кантюков җыенга килгән биектаулылар алдында чыгыш ясадылар. Халык теләген үтәп, шунда мәйданда ук районны алга җибәрү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Аларның берсе - заманча яңа поликлиника төзү. Хәзер эшләп торучысы инде заман таләпләренә җавап бирми, килүче халыкка хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый.

Икенче мәсьәлә заманында газүткәргеч килеп җитмәү сәбәпле газ кертелми калган 11 торак пунктны газлаштыруга кагылды. Шулай ук төзелешләр гөрләп бара торган Биектау авылының яңа өч урамы да газга тоташтыруны көтә. Бу проблеманы республика ярдәменнән башка хәл итү мөмкин түгел.

Районыбызга Сәнгать йорты да бик кирәк. Музыка мәктәбе дә шунда урнашыр иде. Балаларын музыкага өйрәтергә теләүчеләр күп, тик музыка мәктәбенең үз бинасы юк.

Спортка зур игътибарлы булулары, "Биектау" спорт комплексын, Боз сараен, Җиңү паркын төзүдә булышканнары өчен республика җитәкчелегенә һәм "Бердәм Россиягә" рәхмәт белдергәннән соң, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры - 2013 нче елгы Универсиада чемпионы Нәфис Миңнебаев биектаулыларның бассейнлы булу хыялы барлыгын да әйтте.

Район халкының теләк-тәкъдимнәрен тыңлагач, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рәфкать Кантюков аларны җентекләп өйрәнергә вәгъдә бирделәр. Кешеләргә чыннан да кирәк булган нәрсәләр "Бердәм Россия" партиясенең киләсе биш елга исәп-ләнгән эшчәнлек программасына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев