Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бөтенроссия Олимпия көне

Биектаулылар районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тормышына һаман ныграк керә баручы спорт бәйрәмнәреннән читтә калмыйлар. Көне яңгырлы һәм салкын булуга карамастан, районның барлык зур авылларында да спорт сөючеләр Бөтенроссия Олимпия көнен билгеләп үтәргә бергә җыелдылар. Район үзәгендәге спорт комплексы каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 9да Бөтенроссия Олимпия көнен ачу тантанасы булды....

Биектаулылар районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тормышына һаман ныграк керә баручы спорт бәйрәмнәреннән читтә калмыйлар. Көне яңгырлы һәм салкын булуга карамастан, районның барлык зур авылларында да спорт сөючеләр Бөтенроссия Олимпия көнен билгеләп үтәргә бергә җыелдылар.

Район үзәгендәге спорт комплексы каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 9да Бөтенроссия Олимпия көнен ачу тантанасы булды.

  • Көчле Россия - сәламәт Россия! - диде Олимпия көне спорт бәйрәмен ачканда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Ахромова. - Бәйрәмне Россиянең Олимпия комитеты оештыра. Нәкъ менә шушы көннәрдә барон Пьер де Кубертен тарафыннан оештырылган Халыкара Олимпия комитетына нигез салынуга 120 ел тулды. Быелгы бәйрәм Россия командасының Сочидагы Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавына багышланды.

Сүз уңаеннан

Россиянең Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков олимпия җыелма командасының Сочидагы Уеннарда җиңүенең ил өчен ничек мөһим булуын ассызыклады. "Безнең җыелма команда өчен бөтен ил борчылып торды һәм спортчылар иң кыю өметләребезне дә акладылар. Сочидагы уеннарда катнашучыларның күбесе 28 нче июньдә илебез регионнарында Олимпия көне уздырыласы урыннарга киләчәкләр. Чөнки олимпияченең бурычы - илнең абруен ныгыту гына түгел, ә бәлки сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларны күбрәк җәлеп итү, җанатарларга якынрак булу һәм алар белән спорт турындагы белемнәреңне уртаклашу", - диелә Россия Олимпия комитеты башлыгының Олимпия көнендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә.

Реклама

Спортта иң мөһиме җиңү түгел, ә бәлки - катнашу дигән девиз әлеге ярышларда бигрәк тә ачык чагыла. Бөтенроссия Олимпия көне чын спорт бәйрәме булганлыктан, ул уздырыла торган спорт чараларына халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү максатын куя. Кагыйдә буларак, алар урыннардагы милли спорт традицияләрен чагылдыралар.

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, спорт бәйрәмендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны бөтен рай он күләмендә гөрләтеп уздырылган Яшьләр көне белән котлады.

  • Мондый бәйрәм булуы бик әйбәт, - дип билгеләп үтте ул. - Аның бурычы - спорт белән шөгыльләнүгә балаларны, яшьләрне һәм бөтен халыкны булдыра алганча күбрәк тарту. Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылган. Соңгы елларда гына спорт комплексы, Боз сарае төзелде, авылларда берничә спорт мәйданчыгы җиһазланды. Әле алар тагын булачак. Биектау авылында стандарт футбол стадионы төзелә. Спорт секцияләренә активрак йөрергә, ярышларда катнашырга кирәк.

Раил Зәйнуллин барысына да ярышларда уңышлар, ә судьяларның нәтиҗә чыгарганда гадел булуларын теләде. Районда Олимпия көне ярышларының баш судьясы Рамил Гаязов спорт ярышында катнашучыларны Халыкара Олимпия көненең 25 еллыгы белән котлады. Бу көнне ярышлар спортның бик күп төрләре: җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, гер күтәрү, шахмат, шашка, өстәл теннисы һәм башкалар буенча узачак. Мәсәлән, шушы ук сәгатьтә Усадта футбол матчы, ә Биектау авылында тхэквондо ярышлары башланды. Район үзәгендәге спорт комплексында иртәдән шахмат тактасы янында көч сынашалар. Күрше залда яшь теннисчылар "тир түгә".

Мәктәп укучысы Ангелина Державина башкарган "Мәскәү. Олимпиада" җыры Олимпия көнендә катнашучыларның күңелен күтәрде, яңа үрләр яулау теләген арттырды. 1980 нче елгы Мәскәү Олимпиадасына язылган әлеге җыр соңыннан спорт сөюче Россия гимнына әверелде.

Массакүләм спортны үстерүгә юнәлтелгән тагын бер спорт бәйрәменә нигез салынды һәм үсеш алды. Проектның төп максаты - спорт белән шөгыльләнүне илнең һәр кешесенең тормышыннан аерылгысыз итү, хәрәкәт активлыгының көндәлек тормышта файдалы булуын аңлату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев