ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Трифонов урамы артында иң зур мәктәп сафка баса
Биектау районында алтынчы мәктәп төзелеше 10 процентка башкарылган. Эшләрне сентябрьгә төгәлләргә җыеналар
-
Кече Рәс авылында мәдәни өй туе
Узып бара торган 2023 елда Биектау районында тагын бер мәдәният йорты ачылды. Кече Рәс авылы халкы өчен клубның ачылуы күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды.
-
2019 ел Биектау районында олы төзелешләр елы булырга охшаган
Авылларда мәдәният йортларын ачу, район үзәк хастаханәсенә капиталь ремонт ясау, «Социаль ипотека» программасы нигезендә күпфатирлы йортлар төзү, юллар салу һәм булганнарын төзекләндерү, сәламәтләндерү үзәкләрен булдыру – болар планлаштырган эшләрнең бик аз өлеше генә. Гыйнварда төзелеш эшләре күп кенә торак пунктларда башланып та китте инде. Тиздән аларның кайберләре ачылыр дип ниятләнә. Мәсәлән, язга таба яңартып үзгәртелгән район хастаханәсе үзенең ишекләрен ачачак. Район поликлиникасында да капиталь ремонт бара.
-
Ямаширмәдә көрәш буенча турнир уза (+ФОТО)
Бүген Ямаширмә авылында мәктәп укучылары арасында "Ватан" хуҗалыгы призына көрәш буенча турнир узды. Әлеге турнирда Арча, Әтнә, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан 100 дән артык спортчы катнаша.
-
Бүген “Биектау ТВ” каналында район яңалыкларын карагыз
Бүген 17.30да "Биектау" телевидениесе яңалыклары чыгышын карагыз. Программада: - Йолдыздан суга кадәр. Православие христианнарының Усадта Хач ману бәйрәмен ничек каршылаулары турында Гүзәл Газизуллина сөйләр. - "Иксез-чиксез тәҗрибә" Биектау районы авыл җирлекләре буйлап атлый. Бу турыда тулырак мәгълүматны Алия Хәйретдинова сюжетыннан карагыз. - Биектау районында берьюлы ике кеше 90 яшьлек юбилеен...
-
Пенсионерларга капиталь ремонт өчен түләгән акчалары кайтарыла
Татарстанга 70 яшьтән өстән булган эшләмәүче пенсионерларга күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт өчен күчергән взносларына компенсация өчен 29 миллион 19 мең сум акча бүлеп бирелгән. РФ Премьер-министрының бу хактагы боерыгы чыккан. Субсидия берүзләре яки эшләмәүче пенсионерлар белән бергә яшәүче торак милекчесенә бүленә. 70 яшь тулган кешеләргә ул 50, ә 80...
-
Челтер-челтер чишмә ага...
Безнең Дөбъяз авыл җирлегендә авылларны төзекләндерү, урамнарны, елга буйларын чистарту, әйләнә-тирә мохитне чиста тоту, төрле пычранулардан саклау буенча шактый эшләр башкарылды. Дөбъязда булган кешеләр бездәге уңай үзгәреш-ләрне күрәләрдер дип уйлыйм. Тикмәгә генә авылдашларыбыз, горурланып: «Үсә Дөбъяз, яңара, көннән-көн матурлана», - дип шигырьләр язмыйдыр. Бездә яшәгән халыктан җыелган узган елгы үзара...
-
Хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра
Татар Әйшәсендә һәм Бәерли авылында халык күптәннән көткән вакыйга булды - модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Татарстан Республикасында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары "2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" дигән максатлы программаны тормышка ашыру кысаларында ачыла. Хәзер Биектау районында шундый 7 учреждение файдаланыла инде. Медпунктларны ачу тантанасында район башлыгы...
-
Өй туйлары гөрләде
Усадта, Дөбъязда һәм Коркачык станциясендә кешеләр файдалануга тапшырылган күпфатирлы торак йортларга күченә башладылар. Ачкычлар аварияле торак фондтан күчерү буенча республиканың "Социаль ипотека" һәм "Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре өчен торак" Президент программасында катнашучыларга тапшырылды. Шушы өч катлы 27 шәр квартиралы йортның һәр-кайсында берәр бүлмәле алты, ике бүлмәле - унбиш, өч бүлмәле...
-
Айбашта мәдәният йорты ачылды
Социаль яктан бик күп мөһим объектлар - балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт заллары һәм мәйданчыклары, мәдәният йортлары ачу Татарстан Республикасы көненә бүләк булды. Бу мәсьәләдә безнең Биектау районы да калышмый. Шушы көннәрдә авыл халкы, шулай ук бөтен район яңа йортларга һәм учреждениеләргә күчүне бәйрәм итте. Айбашта мәдәният йортын ачу...
-
Әйләнә-тирәбез һәрвакытта да чиста булсын
Унбиш ел элек "Полигон" җаваплылыгы чикле җәмгыяте предприя-тиесе Биектау районында эшчәнлек башлап җибәрде. Авыллар үсешенең алга китүенә бәйле рәвештә, чүп-чар һәм калдыкларны түгү мәсьәләсе кискенләште. Элегрәк бу проблемага тиешенчә игътибар ителмәгән иде. Шәһәрләрдә ишегалларында кирәкмәгән иске-москыны, чүпне җыю өчен контейнерлар урнаштырылган да бит, ә авыл халкы цивилиза-циянең мондый уңайлыклары турында...
-
Тантаналар атнасы
30 август алдындагы көннәр яңа йортлар һәм учреждениеләр ачылу шатлыгы бүләк итте. 26 августта Усадта - бер, Дөбъязда ике 27 шәр фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Айбаш авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәмнәрдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова һәм Биектау муниципаль районы...
-
Сабыйлар турында кайгыртып
Быел Татарстанда 75 балалар бакчасы ачыла, бу рекордлы сан. Аларда ун меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Шушы көннәрдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында өч яңа балалар бакчасы ачылышында булдылар. Биектау районында да тиздән «өй туйлары» башланачак. Быел шәһәр янындагы...
-
Йортларның гомере озайтыла
Районда күпфатирлы йортларның күбесе узган гасырның 60-80 нче елларында төзелгән. Аларны файдалануга тапшырган көннән алып тиешле капиталь ремонт уздырылганы юк. Иң яхшы дигәндә дә өлешчә агымдагы ремонт ясалды, түшәмнәре агартылып, подъезд стеналары буялды. 2008 елдан башлап, бөтен республикадагы кебек, Биектау районында да күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы тормышка...
-
Бездәге юллар: төзибез дә, ремонтлыйбыз да
Биектау районында юлларны тәртиптә тотуга моңа кадәр беркайчан да булмаганча зур игътибар бирелә. Ел саен җирлекләрдә асфальт-бетон түшә-мәле машина юллары салына, комлы вак таш та җәелә. Биектау муниципаль районының Юл фондыннан бирелгән акчага быел эш алты авыл җирлегендә башкарыла. Татар Әйшә-сендә, Бикнаратта, Чыпчык, Эстачи, Биектау авылында, Мамонинода, Инеш поселогында, шулай...