Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

2019 ел Биектау районында олы төзелешләр елы булырга охшаган

Авылларда мәдәният йортларын ачу, район үзәк хастаханәсенә капиталь ремонт ясау, «Социаль ипотека» программасы нигезендә күпфатирлы йортлар төзү, юллар салу һәм булганнарын төзекләндерү, сәламәтләндерү үзәкләрен булдыру – болар планлаштырган эшләрнең бик аз өлеше генә. Гыйнварда төзелеш эшләре күп кенә торак пунктларда башланып та китте инде. Тиздән аларның кайберләре ачылыр дип ниятләнә. Мәсәлән, язга таба яңартып үзгәртелгән район хастаханәсе үзенең ишекләрен ачачак. Район поликлиникасында да капиталь ремонт бара.

Моннан тыш район халкы үзенең сәламәтлеген яңа ачылачак амбулаториядә дә тикшерә алачак. Яңа сәламәтлек үзәге Биектау авылында төзелде. Ул Боз сараена якын урнашкан. Амбулатория 2019 елда сафка басачак.

Районда тагын бер сәламәтлек үзәге ачылыр дип көтелә. Березка авылында салыначак яңа фельдшер-акушерлык үзәген авыл халкы зарыгып көтә. Быел авыл халкының хыялы тормышка ашачак, дип ышандыра төзүчеләр.

Сәламәтлек үзәкләре генә түгел, мәдәният учаклары ачылу да озак көттермәс дигән өмет бар. Шигали һәм Уллә авылларында мәдәният йортлары сафка басачак. Әлеге авылларның  мәдәният хезмәткәрләре тиздән яңа мәдәният учакларының ачкычын кулларына алырга хыяллана. Мәдәният йортларын авыл халкы да зарыгып көтә. Чөнки иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен мәдәният йорты туган йорт кебек якын.

«Социаль ипотека» программасы нигезендә Биектау тимер юл  станциясендә төзелергә тиешле күпфатирлы йортларның да проектлары эшләнеп ята.

«Күпфатирлы йортларның эскиз проектлары  район Башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегендә  килешү уза,  - ди Башкарма комитет рәисенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Рамил Хәкимуллин. – Без проектларны бик яхшылап тикшердек, үзебезнең теләкләрне язып, тагын бер кат проект эшләүчеләргә кайтардык. Тиздән алар проект эшләрен төгәлләр дигән өметтә калабыз. Соңыннан килешү төзеп,  быел ук эшкә тотынырбыз дип уйлыйбыз».

Узган 2018 елда да Биектау районында саллы гына төзелеш эшләре башкарылды. Биектау тимер юл станциясендә күпфатилы ике йорт төзелеп сафка бастырылды, районда тузган торак республика программасы тулысы белән тормышка ашырылды. Узган ел барлыгы 180 гаилә яңа фатирларга күчте. Авыл юллары төзекләндерелде,  Чернышевский авыл җирлегендә чистарту корылмалары сафка басты.

Авылларның йөзен уңай якка үзгәртә торган үзара салым программасы быел да дәвам итәр дигән теләк бар. Бөреле җәнлек совхозында төзекләндерелә башлаган  паркта яз көне эшләр тагын да җанланып китәргә тиеш. Алат авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү өчен проектлау эшләре башланды.   

2019 елда сәламәт яшәргә омтылган   Биектау халкын тагын бер күркәм яңалык көтә. Биектау авылында 200 квадратных метр мәйданны биләгән  йөзү бассейны ачылачак. Ул ноябрь аенда ачылыр дигән өмет бар. Яңа 2020 елга район халкы өчен менә дигән бүләк булачак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев