Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Йортларның гомере озайтыла

Районда күпфатирлы йортларның күбесе узган гасырның 60-80 нче елларында төзелгән. Аларны файдалануга тапшырган көннән алып тиешле капиталь ремонт уздырылганы юк. Иң яхшы дигәндә дә өлешчә агымдагы ремонт ясалды, түшәмнәре агартылып, подъезд стеналары буялды. 2008 елдан башлап, бөтен республикадагы кебек, Биектау районында да күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы тормышка...

Районда күпфатирлы йортларның күбесе узган гасырның 60-80 нче елларында төзелгән. Аларны файдалануга тапшырган көннән алып тиешле капиталь ремонт уздырылганы юк. Иң яхшы дигәндә дә өлешчә агымдагы ремонт ясалды, түшәмнәре агартылып, подъезд стеналары буялды. 2008 елдан башлап, бөтен республикадагы кебек, Биектау районында да күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы тормышка ашырыла башлады.

Агымдагы елның капиталь ремонт программасына 9 йорт керде. Шуларның зчесе Бөреле авыл җирлегендә урнашкан, икесе - Дачное поселогында һәм берәр - Шәпшедә, Биектауда, Коркачык станциясендә һәм Березовка поселогында.

Коркачык тимер юл станциясендәге поселокның Гагарин урамындагы унике фатирлы 6 нчы номерлы йортның түбәсен алыштырганнар, аны ике кыеклы иткәннәр. Эшне "Трейд-Марк" төзелеш оешмасы башкарган. Торак хуҗалары ширкәтеннән һәм йортта яшәүчеләрнең үзләреннән ремонтның сыйфатыннан ризасызлык белдергән сүзләр ишетелгәне юк.

- Безнең биш кешеле гаиләбез бу йортта аны 1991 елда тапшырганнан бирле яши. Икенче катта яшибез, безнең өстә түбә бит инде, шулай да , Аллага шөкер, су үтмәде. Әмма көчле яңгырлар яуганда түбәдән су агудан интеккән фатирлар булды, - дип сөйләде шушы йортта торучы Роза Ивановна Җаббарова. - Төзүчеләр тиз һәм әйбәт итеп эшләделәр. Безгә әле өч подъездда тимер ишекләр дә куйдылар, һәм без моңа бик сөендек.

Бөреле җәнлек совхозы поселогындагы өч йортның да түбәсен алыштырганнар. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме якынча 4,5 миллион сумлык булган. Эшкә яз башында ук керешкәннәр һәм аны кыска вакыт эчендә әйбәтләп ремонтлап та куйганнар.

- Бездәге ике йортта капиталь ремонтны Нәүфәл Шакир улы Дәминов җитәкчелегендәге "Күптармаклы предприятие" уздырды, Кольцевая урамындагы 1 нче йортта "Стройтэкс" җаваплылыгы чикле ширкәте төзүчеләре эшләде. Халык ремонтның сыйфатыннан канәгать. Әлеге өч йорт 1963-64 нче елларда төзелгән. Моннан берничә ел элек агымдагы ремонт вакытында су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын алыштырганнар иде, ә менә түбәгә акча җитмәде. Без йортларыбызның капиталь ремонт программасына кертелүенә бик шатбыз, - диде "Бирюлинское" торак хуҗалары ширкәте рәисе Хәлил Әхмәтҗанов. - Узган ел безнең ширкәт тимер ишекләр куйды. Хәзерге вакытта Нәүфәл Шакир улы кул астында эшләүче төзүчеләр подъездларга пластик тәрәзәләр кую белән мәшгульләр. Алар подъезд ишегенә өслек (козырек) тә куябыз диделәр, - дип әйтте Хәлил Хәйдәр улы.

Шәпше авылының Молодежная урамындагы 1 нче йортның капиталь ремонт программасы буенча түбәсен, су белән тәэмин итү, канализация, электр белән тәэмин итү системаларын алыштырганнар, йортның алгы ягын һәм подъездларны ремонтлаганнар.

- Икенче ел инде бездә Равил Саммат улы Сафин җитәкчелегендә "Универсал" җаваплылыгы чикле ширкәте төзүчеләре эшли, - дип сөйләде торак хуҗалары ширкәте рәисе Дамир Гобәйдуллин. - 10 август көнне комиссия килгән иде, төзүчеләр хезмәтен "отлично"га бәяләде. Йортта яшәүчеләр белән бергәләп без капиталь ремонт барышын, материалларның күпме сарыф ителүен гел күзәтеп-тикшереп тордык. Бирелгән акчага, капиталь ремонт программасына кертелгән эшләрдән тыш, әле балконнарны да тышлаттык, халыкның моңа бик тә күңеле булды, - дип өстәде Дамир Зиннәт улы.

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге белгечләре әйтүенә караганда, агымдагы елның капиталь ремонт программасы әйбәт сыйфат белән тулысынча башкарылган.

Йортта яшәүчеләрнең үзләре һәм төзелеш тармагы белгечләре фикереннән чыгып, соңгы елларда капиталь ремонтның сыйфаты яхшырды, дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Әмма шулай да кайбер йортларда яшәүчеләр моннан алдагы елларда ясалган ремонтның сыйфатыннан зарланалар. Мисалга Биектау авылының Юбилейная урамындагы 120 фатирлы йортларның берсен генә алыйк. Анда ремонт 2009 елда ясалды. Биредә йортның түбәсен яңадан яптылар, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системаларын алыштырдылар. Торак хуҗалары җыенында вәгъдә ителгән электр белән тәэмин итү системасын алыштыру, подъездларны ремонтлау һәм пластик тәрәзәләр кую бурычы бүгенге көнгә кадәр, янәсе, бирелгән акча җитмәде, дигән сылтау белән, үтәлмәгән килеш кала бирә.

Чамалап кына исәпләгәндә дә, хәтта 2009 елдан башлап та, бу йортта яшәүчеләр 6 ел ярымда региональ фондка 2 миллион сумнан күбрәк акча түләделәр ("торак йортка агымдагы ремонт" дигән билге буенча - 1 млн. 207 мең сум). Сан.техник челтәр, үзәктән җылыту системасы, йорттагы электр челтәрен ремонтлауга халык кесәсеннән якынча шуның кадәрле үк сумма чыкты. Әлбәттә, бу йортлар кабаттан капиталь ремонт программасына кертелмәячәк, чөнки һәр елны әлеге программага кертү өчен исемлек бинаның төзелгән елына һәм тузу дәрәҗәсенә карап төзелә. Һәм бу йортлар капиталь ремонтның гомуми фондыннан ремонтлана, халыктан җыелган акчалар да шунда керә. Башкача әйткәндә, бер елны бөтенебез бергәләп бер йортларны ремонтлыйбыз, икенче елны - икенчеләрен: чираттагы 8-9 йортны. Чираты килеп җиткәннәр файдасына өмә сыман килеп чыга инде.

Әмма ТКХ квитанцияләрендә аерым юл итеп күрсәтелгән ремонт эшләренә ай саен үз акчаларын түләүче башкалар турында да истә тотарга һәм узган еллардагы җитешсезлекләрне бетерү мөмкинлеге табарга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, алда әйтелгән һәм башка шундый йортларда байлар яшәми. Әмма, шуңа да карамастан, һәр гаилә узган чорда якынча исәпләгәндә дә 27 мең сумнан күбрәк акча түләгән һәм аның әйбәтләп ремонтланган матур подъездда яшәргә хакы бар. Менә шул чакта халыктан ризасызлык сүзләре дә еш ишетелмәс.

Белешмә
Капиталь ремонтка акча дүрт чыганактан: торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга булышлык буенча федераль Фондтан, Татарстан Республикасы һәм Биектау районы бюджетларыннан һәм фатирның квадрат мертыннан 5әр сумнан торак хуҗаларыннан килә.

Сүз уңаеннан
2014 елгы капиталь ремонт программасын тормышка ашыру барышында 20 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителеп, күпфатирлы 8 йорт ремонтланды, 2015 елда - 23 миллионнан күбрәк суммага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев