Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Әйләнә-тирәбез һәрвакытта да чиста булсын

Унбиш ел элек "Полигон" җаваплылыгы чикле җәмгыяте предприя-тиесе Биектау районында эшчәнлек башлап җибәрде. Авыллар үсешенең алга китүенә бәйле рәвештә, чүп-чар һәм калдыкларны түгү мәсьәләсе кискенләште. Элегрәк бу проблемага тиешенчә игътибар ителмәгән иде. Шәһәрләрдә ишегалларында кирәкмәгән иске-москыны, чүпне җыю өчен контейнерлар урнаштырылган да бит, ә авыл халкы цивилиза-циянең мондый уңайлыклары турында...

Унбиш ел элек "Полигон" җаваплылыгы чикле җәмгыяте предприя-тиесе Биектау районында эшчәнлек башлап җибәрде.

Авыллар үсешенең алга китүенә бәйле рәвештә, чүп-чар һәм калдыкларны түгү мәсьәләсе кискенләште. Элегрәк бу проблемага тиешенчә игътибар ителмәгән иде. Шәһәрләрдә ишегалларында кирәкмәгән иске-москыны, чүпне җыю өчен контейнерлар урнаштырылган да бит, ә авыл халкы цивилиза-циянең мондый уңайлыклары турында хыялланып кына яшәде. Йорт яны участоклары булган кешеләр чүп-чарны үз көчләре белән утильләштерү җаен эзләсә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аны якындагы урманга, агачлыкка илтеп ташлап, тирә-якны пычратырга, тирәлеккә зыян салырга мәҗбүр иде.

2000 нче елда Биектау районында калдыкларны җыеп утильләштерү белән шөгыльләнүче "Полигон" җаваплылыгы чикле җәмгыяте эшли башлады. Хәзер аның эше, шома юлдан тәгәрәгән арба кебек, әйбәт бара инде, ә эшне башлап җибәргән вакытта бер дә җиңел булмаган.

- Чыпчык авылы территориясендә файдаланылмый торган 4,5 гектарлы карьер бар иде, - дип сөйләп китте "Полигон" җәмгыяте директоры Әнсар Галиев. - Шуны безнең предприятиегә арендага бирергә дигән карар кабул ителде. Барлык кәгазьләрне рәсмиләштерүне баш бухгалтер Гөлнара Пановская белән бергә башкардык, район предприятиеләре, авыл Советлары белән хезмәт күрсәтү килешүләре төзедек.

Беренче адымнар авыр була: техника җитешми, бары тик "ГАЗ-53" чүп түгү машинасы һәм "ДТ-75" бульдозеры була. Ә хезмәт күрсәтү территориясе шактый зур - Биектау авылы һәм район үзәге. 2000 нче елның августыннан декабренә кадәр 700 куб метр каты калдыклар чыгарыла.

Яңа төр хезмәт күрсә-түнең уңайлыгын авыл халкы бик тиз бәяли: контейнерлар тиз арада тулып куя башлый. Димәк, мәйданчыкларда чүп-чар өелеп ятмасын өчен, автопаркны зурайтырга кирәк. Районыбыз урамнарында чисталык һәм тәртипне тәэмин итүдә чүп-чарны җыеп чыгаруга җаваплы службаның төгәл эшләве бик мөһим.

Акрынлап, предприятие зурая: "КамАЗ" машинасы, "Т-130" бульдозеры, тагын бер "ГАЗ-53" сатып алына. Хәзер предприятие балансында чүп ташучы өч заманча "КамАЗ" һәм, торак пунктлардан каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен, ике үзбушаткыч бар. "Полигон" җәмгыятенең хезмәт күрсәтү зонасы да киңәя төште: авыл җирлекләре, оешмалар каты көнкүреш калдыкларын алып ки-тәргә заявка бирә башладылар.

- 2014 нче елда "Полигон" җәмгыяте чүп-чар чыгару турында 346 килешү төзегән иде, - дип сүзен дәвам иттерә Әнсар Хәлил улы. - Кибетләр һәм хастаханә белән каты көнкүреш калдыкларын һәм икенчел чималны (катыргы, полиэтилен) алып китүгә аерым килешүләр төзелде. Без ялсыз эшлибез, якшәмбе көнне дә кизү торучы машина була. Узган ел без 52 мең куб. метр чүп-чар чыгардык. Коллектив бик зур түгел: нибары 22 кеше эшли, тик без эшне башкарырга өлгерәбез.

Районда барлыкка килүче чүп-чарның күләме зур булу тагын бер проблемага сәбәп була - аны үз вакытында утильләштерү таләп ителә. Чыпчык авыл җирлеге территориясендә урнашкан көнкүреш калдыкларын күмү полигоны хәзерге вакытта тагын 8 гектарга киңәйде. Кабат эшкәртелүгә җибәрелүче икенчел чималны сортларга аеру пункты да шунда урнашкан. Чылбырлы тракторлар җыел-ган чүп-чарны тыгызлап тора. Кайбер урыннарда күмү тирәнлеге 14 метрга кадәр җитә.

- Җир безгә арендага 2025 нче елга кадәр бирелде, - ди Әнсар Хәлил улы. - Без әйләнә-тирә мохитне чиста тотарга тиешлегебезне аңлыйбыз, шуңа күрә үз эшебезгә җаваплы карыйбыз. Черү процессы тәмамланган территорияләргә агачлар утыртабыз. Әнә карагыз: нинди матур яшь агачлар үсеп килә! Калган территорияләрдә җир җылынудан туктаганны көтәргә кирәк, билгеле. Шулай итмәсәк, безнең бөтен хезмәтебез әрәм булачак.

Авыл җирендә тагын бер проблема бар, ул - йорт хайваннарын күмү. Соңгы җиде ел дәвамында "Полигон" үлгән хайваннарны түләүсез кабул итә, моның өчен анда махсус Беккари (биотермик) чокыры ясалды.

Күп авыл җирлекләре хезмәт күрсәтүнең индивидуаль вариантына өстенлек бирә: билгеләнгән вакытка чүп ташучы машина килгән җиргә кешеләр чүп-чарны үзләре китерә. Бу очракта барысы да ота: урамда пычрак булмый, җил очыртып йөрткән газета һәм полиэтилен кисәкләре дә юк.

- Зур үлчәмле йөк - безнең "авырткан урын" инде ул, - дип дәвам иттерә Әнсар Хәлил улы. - Шкафлар, караватлар, диваннарын чыгарып ташлаганда, кешеләр аларны сүтеп мәшәкатьләнми, машина йөртүче берүзе ничек күтәреп салыр, дип уйлап та карамыйлар. Ә соңгы вакытта авыл җирлекләрендә безнең хәлгә керә башладылар. Машина килгән вакытка, искергән һәм яраксыз йорт җиһазларын сүтеп куярга бер кеше билгелиләр. Шул ук кеше машина йөртүчегә төзелеш чүп-чарын төяргә дә булыша.

Предприятие үз чыгымнарын керемнәре белән тулысынча каплау ысулын кулланып эшли, шуңа күрә көнкүреш калдыкларын алып киткән өчен халыкның үз вакытында түләп баруы бик мөһим.

- Бу җәһәттән Олы Битаман, Олы Кавал, Ташлы Кавал, Айбашта яшәүчеләр - иң төгәл халык, - дип ачыклык кертә предприятиенең бухгалтеры Гөлнара Пановская. - Алар безнең хезмәт күрсәтүләр өчен вакытында һәм тулысынча түли. Башка биектаулылар да шулай ук эшләсә, бурыч җыеп тормаса, яхшы булыр иде. Безгә бит махсус техника сатып алырга, аны эшли торган хәлдә тотарга да кирәк.

2013 нче елда "Лизинг-грант" программасы буенча "Полигон" чүп ташый торган "КамАЗ", ә узган ел трейд-ин буенча үзбушаткыч сатып алган.

Көнкүреш чүп-чарын чыгару беренче карашка гына гап-гади эш булып тоела. Бер кешегә уртача никадәр калдык хасил булуын уйлап карасаң, моның алай гына түгеллеген аңларга мөмкин. Ел буена - йөзләгән килограмм бит ул! Көнкүреш чүп-чарын чыгаруның бөтен процессын төгәл итеп һәм җайга салып оештырганда гына чисталыкны сакларга мөмкин.

- Ел саен санэпиднадзор полигон янындагы һаваның, туфракның, суның пробаларын ала. Предприятие эшли башлаганнан бирле күрсәткечләрнең нормалардан артып киткәне юк әле, - дип ассызыклап әйтә "Полигон" директоры Әнсар Галиев. - Безнең компания эшчәнлеген контрольдә тотуның никадәр әһәмиятле булуын аңлыйбыз, әлбәттә.

Чүп-чар түгү службасы авыр да, шул ук вакытта файдалы да эш башкара, чөнки райондагы чисталык аның ярдәме белән саклана бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев